1 мартта "Төбәкләр - тотрыклы үсеш" еллык иҗтимагый премиясе" конкурсы кысаларында инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга гаризалар кабул итү башлана. Анда коммерция предприятиеләре, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, хакимият органнары катнаша ала.
Быелның апрелендә социаль хезмәт күрсәтүчеләр "Социаль проектлау һәм социаль проектлар белән идарә итү" программасы буенча уку уза ала. Укыту курсын "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды" коммерциясез микрокредит компаниясенең Социаль өлкә инновацияләре үзәге әзерләгән.
Югары технологияле компанияләрнең 150 проекты, яшь галимнәрдән 600 проект, 450 стартап һәм 8 яшьләр инновацион иҗаты үзәге. Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече төрләрен үстерүгә ярдәм итү фонды 25 ел дәверендә Татарстаннан 1200дән артык проектка булышкан. Республика инноваторлары гомуми 2,2 млрд сумлык грант алган. Фондның Татарстан Республикасы белән үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәләре әнә шундый. Эшкә нәтиҗәләр Мәскәүдә Фондның 25 еллыгы уңаеннан чыгарылды.
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бу көн безнең тарихыбызга Кызыл гвардия отрядларының 1918 елда Псков һәм Нарва янындагы сугышларда дошманнарны тар-мар итү көне итеп кереп кала. Менә шушы җиңүләр Россия илендә “Кызыл армия” барлыкка килүгә беренче адым булып тора. Һәм шушы көннән башлап, безнең илебез 23 февраль бәйрәмен билгеләп үтә башлый.
Мәскәүдә "Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан монополиягә каршы комплаенс кертү" семинары узды. Анда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль районнарының (шәһәр округларының) җайга салу йогынтысын бәяләүне кертү мәсьәләләре өчен җаваплы хезмәткәрләре катнашында семинар узды.
Норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында "Россия Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында" федераль закон проекты буенча ачык фикер алышулар бара.
Татарстан Республикасында 2019 елның гыйнвары нәтиҗәләре буенча сәнәгый җитештерү индексы 2018 елның гыйнвары дәрәҗәсенә карата 100,2% тәшкил иткән. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, төяп җибәрелгән продукция күләме - 203,4 млрд сум.
Интеллектуаль милек объектларын хокукый саклауның теориясен һәм практикасын үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән өлеше өчен, Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәгенең өч белгече федераль дәрәҗәдәге бүләкләр белән билгеләп үтелгән.
Сораштырылган татарстанлыларның 22,1% эшне - дуслары һәм танышлары, 21,1% Интернет аша эзләвен ассызыклаган. Соңгы биш елда Татарстан Республикасында халык мәшгульлеге буенча уздырылган социаль тикшеренү нәтиҗәләре әнә шундый. Анализны ТР Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге галимнәре үткәргән.