Сораштырылган татарстанлыларның 22,1% эшне - дуслары һәм танышлары, 21,1% Интернет аша эзләвен ассызыклаган. Соңгы биш елда Татарстан Республикасында халык мәшгульлеге буенча уздырылган социаль тикшеренү нәтиҗәләре әнә шундый. Анализны ТР Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге галимнәре үткәргән.
Нәтиҗәләр республика буенча, гомумән алганда, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең уңай динамикасы күзәтелүен күрсәткән. 2017 ел башына эшсезлек дәрәҗәсе 0,57% тәшкил иткән. 2013 елда ул ике тапкыр күбрәк булган.
Шундый ук динамика республикада эшсезләр санының булган вакансияләр исәбенә карата нисбәте буларак бәяләнгән киеренкелек коэффициенты буенча да күзәтелгән. 2018 елның 1 гыйнварына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә торган эшсезләр саны эш бирүчеләр тәкъдим итә торган вакансияләр саныннан 0,57 тапкыр артык булган, шул ук вакытта 2013 елда - 1,14 тапкыр.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте