Район тарихы

Район узәге: Биектау тимер юл станциясе авылы;
Мәйданы: 1701,2 кв. км;
Халык саны: 54 мең кеше;

Главасы: Хисамутдинов Равиль Фаритович;
Адрес: 422700, Татарстан Республикасы, Биектау муниципаль районы, Биектау тимер юл станциясе авылы, Кооперативная урамы, 5 йорт;
Тел.: (84365) 2-30-60, 2-30-50;
E-mail: Biektau@tatar.ru

http://vysokaya-gora.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/419983.htm

Биектау Казан арты

Биектау муниципаль районы, Казан артының бөтен төбәге  кебек үк, Урта Идел буеның иң борынгы тарихи, мәдәни һәм рухи үзәкләренең берсе буларак билгеле.

Бу территориядә бик борынгы заманнардан төрле дәүләт берәмлекләре, кабиләләр һәм халыклар, төрледән-төрле мәдәниятләр һәм диннәр актив аралашкан һәм үзара хезмәттәшлек иткән. Шуңа күрә биредә бу территориядә яшәүче халыкларның археология, тарихы һәм мәдәнияте ядкарьләре шактый сакланып калган. Биектау муниципаль районында Казан арты җирлегендә иң данлыклы урын - Иске Казан урта гасыр икътисадый һәм мәдәни үзәге калдыклары урнашкан.

Россия тарихында булган вакыйгалар, ничек кенә булмасын, бу төбәккә дә кагыла. Биектау җире Казан ханлыгының җимерелүе, Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьян восстаниесе, 20 нче гасырның 20 нче еллары гражданнар сугышы белән бәйле вакыйгаларны хәтерли. Районны аның буенча сөргенгә сөрелгәннәрне Себергә куган атаклы Себер тракты ике өлешкә аерып тора. Казан ханлыгы чорында Биектау авылы Байгыш исемен йөртә, соңрак, якынча 16 гасырда, авыл Рождественское атамасын ала. Ә 17 гасырның икенче яртысыннан Биектау дип атала башлый. Казан ягыннан авылга килеп җиткәндә, күз карашы ирексездән биек калкулыкта туктала, ә калкулык халык телендә Биектау дип йөртелә. Авылның исеме шуннан башлана да инде.

1722 елда Петр I аңа 50 яшь тулу хөрмәтенә нигез салынган Каймар авылы чиркәвендә була. 1767 елда бу авылга императрица Екатерина II килгән, ә 1831 елда шул ук авылга XIX гасырның күренекле шагыйре, А.С.Пушкинның замандашы һәм дусты Е.А.Баратынский да килгән һәм бераз яшәп ала.

Районда «Бөтенсоюз старостасы» М.И.Калинин да ике тапкыр булды. 1918 елда узып барышлый һәм 1933 елда ул Собакино авылында була, соңыннан ул аның хөрмәтенә Калинино авылы дип үзгәртелә. Пановка авылы мәктәбендә Н. К. Крупская булган. 1918 елның августында кызыл командир, гражданнар сугышының легендар герое, 28 нче Тимер укчы дивизия башлыгы В.М.Азин командалык иткән гаскәр төркеме Биектауны ак гвардиячеләрдән һәм ак чехлардан азат итә.

Биектау районының бәрәкәтле җирендә татар халкының бик күп данлыклы уллары һәм кызлары туып үскән, алар фән, мәдәният, халык хуҗалыгы тармакларының күренекле эшлеклеләре булып өлгерделәр. Алар арасында абыйлы-энеле Әхмәтһади һәм Садри Максуди, Галимҗан Баруди, Салих Сәйдәшев, Солтан Габәши һәм Хәсәнгата Габәши, Әнвәр Бакиров, Хәй Вахит, Азат Аббасов, Асия Харисова, Клара Хәйретдинова, Рәфис Корбан, Зиннур Хөснияр, Солтан Шәмси һәм башкалар бар.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Биектаудан 17 меңнән артык кеше катнашкан, шуларның ун меңнән артыгы мәңгегә сугыш кырларында ятып калган. Биш Советлар Союзы Герое – Алексей Осипович Ахманов, Гыйльфан Әбүбакирович Батршин, Николай Дмитриевич Липатов, Григорий Родионович Павлов, Георгий Филлипович Яшин һәм биш сугышчан орден кавалеры, Дан орденнарының тулы кавалеры Михаил Никифорович Скрементов – район горурлыгы булып торалар.

«Бөреле» совхозының элеккеге сыер савучысы Екатерина Антоновна Кузьмина Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды.

Биектау муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш характеристикасы

Биектау муниципаль районы Татарстан Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан һәм Казан шәһәре, Зеленодольск, Арча, Әтнә, Питрәч районнары һәм Марий-Эл Республикасы белән чиктәш. Административ үзәк булып Биектау тимер юл ст. поселогы тора. Уңышлы географик урыны, табигый һәм хезмәт ресурслары белән тәэмин ителеше, яхшы үсеш алган транспорт челтәре, тотрыклы авыл хуҗалыгы – районның тотрыклы икътисадый хәлен тәшкил итә.

Биектау районының мәйданы 157,5 мең гектар тәшкил итә, шуның 29,3 мең гектары яисә 18%ы урман кисү фондына кара. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр 118,8 мең гектар тәшкил итә, шулардан авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы - 110,1 мең гектар, шул исәптән чәчүлекләр - 76,3 мең гектар.

Россия җир фондының табигый-авыл хуҗалыгы районлаштыруы буенча Биектау районы Урал алды урман-дала зонасы провинциясенә керә һәм беренче җир бәяләү районы составына керә. Район территориясенең рельефы шактый эрозияләнгән тигезлекле, сөзәк һәм текә битле калкулыклы, аз дулкынлы тигезлекне тәшкил итә. Төньякта Иләт елгасы һәм Ашыт елгасы үзәне уза, ә көньякта район Казансу елгасы үзәне белән бүленгән. Елга үзәннәренең яр буйлары чокырлар һәм ерганаклар белән бүлгәләнгән.

Районның туфрак капламы нигездә түбән табигый уңдырышлы черемәле-көлсыман һәм соры урман туфраклары белән капланган. Туфракның механик составы буенча күбесенчә уртача һәм авыр балчыклы. Гумус 1,5% тан 2,2% ка кадәр тирбәлә.

2014 елның 1 гыйнварына Биектау районы халкы саны 45174 кешегә җитте.      

Районда түбәндәге милләтләр үзара тыныч һәм тату яши: руслар - 15359 кеше (34%), татарлар - 28911 кеше (64%), башкалары - 904 кеше (2%).

Район территориясендә 124 торак пунктны берләштергән 25 авыл җирлеге бар.

Биектау муниципаль районы халкының сәламәтлеген саклау эше Биектау үзәк район хастаханәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла, аның системасына Биектау поселогында хастаханә комплексы һәм поликлиника, Дөбъяз авылында участок хастаханәсе керә. Районда 5 табиб амбулаториясе, 47 ФАП бар.Медицина персоналы барлыгы 311 кеше, шул исәптән табиблар 83, шәфкать туташлары 220, гомуми практика табиблары 13. Тәүлек буе стационарда койка-урын 10 мең кешегә - 33,7; көндезге стационарда 10 мең кешегә - 6,5 койка-урын исәпләнә; бер сменага килүчеләр саны 10 мең кешегә - 239 тәшкил итә.

Биектау авылында заманча тренажерлар белән җиһазландырылган спорт комплексы эшли. Милли көрәш, тхэквондо, дзюдо, аэробика, атлетик гимнастика секцияләре эшли. 2013 елның сентябрендә Биектау тимер юл ст. поселогында 3952,1 кв.м. гомуми мәйданлы «Биектау» Боз сарае (ясалма бозлы ябык түбә астында шугалак) файдалануга тапшырылды. Аның базасында балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе - «Биектау» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе» эшли. Әлеге учреждениедә 6 хоккей сыйныфы булдырылган, өстәмә рәвештә 60 укучы фигуралы шуу белән колачланган. Дөбъяз авылында урнашкан «Каскад» тау чаңгысы базасы эшли, ул заманча күтәрү җайланмалары һәм инвентарьлар белән җиһазландырылган. Заманча ике автодром - «Биектау» һәм «Усад» эшли.

Районның мәдәни учреждениеләре системасы 38 клуб учреждениесен, 2 музейны, 39 филиалы белән “Үзәк район китапханәсе”н, өч балалар музыка мәктәбен берләштерә. Районның мәдәни сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре булып тарихи һәйкәлләрне саклау, халык иҗатын, мәдәни традицияләрне үстерү, халыкның мәдәни ял итү шартларын тудыру тора.

Узган елларда район югары үсешкә ирешкән авыл хуҗалыгы һәм заманча сәнәгате булган төбәккә әверелде. Районның сәнәгать җитештерүе түбәндәге тармаклардан гыйбарәт: аракы һәм ликер-аракы әйберләре җитештерү, поликарбонат җитештерү, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм запас частьләр кайтару, төзелеш кирпечен җитештерү.

Соңгы елларда файдалануга тапшырылды: 170 эш урынына исәпләнгән «СафПласт» ҖЧҖ поликарбонат җитештерү заводы; Биектау станциясендә медикаментларны күпләп сату буенча «Кэнси» компаниясенең офис-склад комплексы.

"Протек" ЦВ ЯАҖдә медикаментларны ваклап сату буенча "Протек-10"; 2009 елдан башлап Коркачык ст. керамик кирпеч җитештерү буенча дөнья күләм лидер «Винербергер Коркачык» кирпеч заводы уңышлы эшләп килә. Проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле 1 млрд. 460 млн. сум күләмендә инвестицияләр җәлеп ителде, 100 эш урыны булдырылды. Предприятие ел саен 100 млн. данәдән артык шартлы кирпеч җитештерә. Җитештерү ЖБИ әзерләү буенча элеккеге завод базасына нигезләнгән, аны заманча җитештерү җиһазларын урнаштыру белән капиталь реконструкцияләү һәм модернизацияләү нәтиҗәсендә; 2500 эш урынлы «Биектау» Логопаркы, 2 склад комплексы 2009 елда гамәлгә кертелгән; 115 эш урыны булган йөк һәм махсуслаштырылган техниканы ремонтлау хезмәте күрсәтү буенча «Трак-Үзәк Казан».

Районның һәм республиканың иң борынгы предприятиеләреннән берсе - «Усад спирт заводы». Завод тарихы 1898 елда башлана. Аны беренче гильдия сәүдәгәре Иван Николаевич Журавлев төзегән. Ул Казан губернасының Усад авылын төзекләндерүгә зур өлеш керткән. Кыска вакыт эчендә завод продукциясе танылуга лаек булды, ул танылган сәүдә йортларын спирт белән тәэмин итүче булды. 2002 елда завод «Татспиртпром» ААҖ филиалына әверелә. Заводның техник яктан яңадан коралландыру һәм социаль-көнкүреш өлкәсе кысаларындагы төп казанышлары: административ-хуҗалык корпусы бинасын төзү; җитештерү биналарын, ярдәмче һәм хезмәт күрсәтү цехларын төзү һәм реконструкцияләү. 2013 елда Усад спирт заводы мәйданчыгында тәүлегенә 10 мең декалитр җитештерүче Усад ликер аракы заводы төзелде. Проектның гомуми суммасы 1 млрд. 250 млн. сум тәшкил итте.

Соңгы биш елда район предприятиеләре тарафыннан 20 млрд. сумнан артык күләмдә үзләре җитештергән товар төяп озаттылар.

Соңгы ике ел дәвамында районда 25 гаилә фермасы төзелде, «Яшь фермерларга ярдәм» һәм «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программалары буенча 27,5 млн. сумлык грант отып алынды.

Кече хуҗалыкларга ярдәм итүнең нәтиҗәле формаларының берсе - халыкка субсидияләнә торган кредитлар бирү. Соңгы елларда 443 млн. сумга 2124 кредит алынган.

Җитештерү һәм хезмәт күрсәтүнең төрле өлкәләрендә 1279 кече бизнес субъекты теркәлгән һәм эшчәнлек алып бара, шулардан актив юридик затлар - 477, индивидуаль эшкуарлар – 876. Эшмәкәрләр күп юнәлешләр буенча: күпләп сату һәм ваклап сату, төзелеш, җитештерү, авыл хуҗалыгында хезмәт күрсәтү эшли. Кече эшкуарлык субъектлары өлешенә район әйләнешенең 28 %ы һәм 3 меңгә якын эш урыны, ягъни район предприятиеләре хезмәткәрләренең исемлек составының 26 %ы туры килә. Кече һәм урта предприятиеләрдән җирле бюджетның гомуми керемнәренең 40 %ы керә. Җитештерүне үстерүгә яшьләр, хатын-кызлар күбрәк җәлеп ителә, күпләргә социаль гарантияләр бирелә.

2009 елда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 3,2%, эшсезләр саны - 751 кеше тәшкил иткән, 2008 ел белән чагыштырганда 2,7 тапкырга күбрәк һәм 2014 елда бу саннар 4 тапкырдан күбрәккә кыскартылды.

Кулланучылар ихтыяҗы тотрыклы югары булып кала бирә - район буенча ваклап сату товар әйләнеше ел саен 3 млрд. сумга якын тәшкил итә.

Соңгы биш елда күп кенә кибетләр, кафе, рестораннар, автозаправка станцияләре төзелде.

 

Шулай ук Биектау авылында 2013 елдан бирле «Биектау» сәүдә-күңел ачу комплексы эшли, анда супермаркет, ресторан, боулинг, бильярд, автосервис эшли, шулай ук башка хезмәтләр дә күрсәтелә. 2013 елда Биектау авылында «Гольфстрим» фитнес-үзәге ачылды - ул 1600 квадрат метр мәйданда урнашкан уникаль спорт-сәламәтләндерү комплексы. Үзәкнең бөтен зонасы буйлап түләүсез интернет, якында гына машиналарның бушлай парковкасы.

Җәмәгать туклануы хезмәтләрен 19 кече бизнес предприятиесе күрсәтә, болар 3 ресторан, 14 кафе, 1 ашханә, 1 "Кулинария" кибете, барысы 700 утыру урынына.

Биектау районы территориясендә халыкка 35 көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиесе түләүле хезмәт күрсәтә (кием-салым, аяк киеме, көнкүреш техникасы, транспорт чаралары ремонты, компьютер хезмәтләре, фотохезмәтләр һ.б.). 2014 елда 1 млрд. 784 млн. сумга халыкка түләүле хезмәтләр күрсәтелгән.

Икътисад үсеше фонында халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын характерлаучы күрсәткечләр артуы күзәтелде.

2014 елда уртача айлык хезмәт хакы 2013 елга карата 110%ка артачак һәм 23934 сум тәшкил итәчәк.

Җан башына акчалата керемнәр 2013 ел дәрәҗәсеннән 109 процентка артып, 14990 сум тәшкил иткән. Яшәү дәрәҗәсе 1,6 мәртәбә артты.

2012-2014 елларда районда иң мөһим социаль күрсәткеч - халыкның табигый үсеше тәэмин ителгән.

Районда торак төзелешенә һәм территорияне төзекләндерүгә өстенлекле юнәлеш буларак игътибар бирелә. 

Төп капиталга инвестицияләр күләме 2014 елда 3 миллиард сумга якын тәшкил итте, бу 2010 ел дәрәҗәсенә караганда 4 мәртәбә күбрәк.

Барлыгы дүрт елдан артык вакыт эчендә районда 765 фатирлы 16 күпкатлы йорт төзелде һәм файдалануга тапшырылды, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тол хатыннар торак белән тәэмин ителде. Ипотека төзелеше программасын гамәлгә ашыру масштаблары киңәйде, хәзерге вакытта 453 фатирлы 6 торак йорт төзелеше бара, 9 күпкатлы йорт төзү планлаштырыла, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерүнең республика адреслы программасы буенча 721 кеше торак шартларын яхшырта. Финанслауның барлык чыганаклары буенча шәхси торак төзелешен дә кертеп, 220 мең квадрат метрдан артык торак төзелгән. Бүгенге көндә халык торак мәйданы белән тәэмин ителеше 1 кешегә 27,0 кв. метр тәшкил итә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International