Биектау муниципаль районы

Яңалыклар

2017
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
ноябрь
  • гыйнвар
  • февраль
  • март
  • апрель
  • май
  • июнь
  • июль
  • август
  • сентябрь
  • октябрь
  • ноябрь
24 ноябрь 2017 ел., җомга

  • 24.11.2017 Биектау муниципаль районы

    Татарстан Милли музее Әниләр көнен билгеләп үтәргә чакыра

    Татарстан Республикасының Милли музеенда Әниләр көнендә бәйрәм чаралары үтәчәк. 26 ноябрь көнне әниләр өчен караоке һәм матурлык салоны эшләячәк. Бу көнне балалы әниләр өчен экскурсияләр, музей ярминкәләре оештырылачак.
  • 23.11.2017 Биектау муниципаль районы

    Республика районнарында авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча уку курслары үткәрелә

    Татарстан Республикасының муниципаль районнарында авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча уку курслары үткәрелә. Шушы көннәрдә шундый укуда республиканың Әлки муниципаль районы авыл хуҗалыгы оешмаларының җитәкчеләре һәм белгечләре булды. Барысы 40тан артык кеше укыды.
  • 17.11.2017 Биектау муниципаль районы

    Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

    Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 137 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 5 очрагытеркәлгән. Казан аэропортыннан 84 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 23 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3790 кеше килгән, 3492 пассажир киткән.
  • 16.11.2017 Биектау муниципаль районы

    Татарстан Экология министрлыгында Ачык ишекләр көне узачак

    2017 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында (Павлюхин ур., 75) Ачык ишекләр көне була. Әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм Татарстан Республикасы террриториясендә экологик иминлекне тәэмин итүгә, табигатьтән файдалануга кагылышлы сорауларга Экология министрлыгы белгечләре җавап бирәчәк.
  • 16.11.2017 Биектау муниципаль районы

    Изгелек марафоны дәвам итә

    9 һәм 10 ноябрь көннәрендә Татарстан Мәдәният министрлыгының “Йөрәктән - йөрәккә” акциясе кысаларында республикабызның талантлы яшьләре катнашында хәйрия концертлары узды. Алар “Логос” тернәкләндерү үзәге, Рональд Макдональд йорты һәм Сабыйлар йортында чыгыш ясады.
  • 15.11.2017 Биектау муниципаль районы

    «Алып калыр өмет...»

    16, 22 ноябрьдә 18.30даГабдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән, «Алып калыр өмет...» дип исемләнгән концерт була. Әлеге концерт – «Олы юл әйтте...» циклының дәвамы.
  • 15.11.2017 Биектау муниципаль районы

    Татарстанда һәркөнне 3100 тоннадан артык сөт савыла

    Татарстан Республикасында 12 ноябрьдә гомуми савым 3121,2 тонна тәшкил итә. Бу узган елның шушы чорына караганда 168,4 тоннага күбрәк. Бер сыердан уртача 13,3 кг сөт сауганнар. Бер сыердан көнлек иң күп савым Әтнә районында – 23,1 кг. Саба районында бу күрсәткеч – 20 кг, Кукмара районында – 19,6 кг, Балтач районында – 17,6 кг.
  • 14.11.2017 Биектау муниципаль районы

    Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында техниканы ремонтка әзерләү буенча АПК оешмалары арасында конкурслар үткәрү мәсьәләләре каралды

    Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларының техниканы ремонтлауга әзерлеге буенча АПК оешмалары арасында конкурслар үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Фикер алышуда министр урынбасарлары Тәлгать Таһирҗанов, Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Ришат Хәбипов, Олег Земсков, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, Татарстан Республикасының Дәүләт техника күзәтчелеге белгечләре һәм башкалар катнашты.
  • 14.11.2017 Биектау муниципаль районы

    Министрлыкта “Иң яхшы комбайнчы - 2017” конкурсында җиңүчеләрне котладылар

    Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Иң яхшы комбайнчы -2017” конкурсында җиңүчеләрне котладыларю Залда Татарстаның иң яхшы 200 механизаторы җыелды. Урып-җыюда ирешкән уңышлары өчен аларның һәркайсы 100әр мең премия белән бүләеләнде. Әлеге конкурс 3 августтан 25 сентябрьгә кадәр үткәрелде. Ярышларда ашлык җтыю комбайннарында һәм үзйөрешле чапкычларда эшләүче 1000гә якын механизатор катнашты. Конкурс шартлары буенча, техника, җитештерүчәнлегенә карап, 4 төркемгә бүленгән иде. Согласно Иң яхшы белгечләрне ачыклау өчен Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре республика районнарыннан һәркөнне белешмәләр җыйдылар.
  • 13.11.2017 Биектау муниципаль районы

    Татарстанда Казан Кремле кубогына көрәш турниры уздырырга була – Равил Ногуманов

    Россия көрәш федерациясе вице-президенты татар көрәшен төбәкләрдә үстерү буенча планнары белән уртаклашты. "Көрәш Идел буе федераль округының Татарстан, Башкортстан, шулай ук Пермь, кайбер Себер төбәкләрендә киң таралган. Милли спорт төребезне һәр төбәктә таныту өчен, бүгенге"Урал кубогы"кебек ярышларны күбрәк уздырырга кирәк", – Россия көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногуманов "Татар-информ" хәбәрчесенә шундый фикер җиткерде.

Битләр: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>

Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования