Мәскәүдә "Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан монополиягә каршы комплаенс кертү" семинары узды. Анда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты.
Монополиягә каршы комплаенс монополиягә каршы законнарны үтәү буенча программадан гыйбарәт. Ул монополиягә каршы хокук бозуларны кылуга юл куймауга юнәлтелгән.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте