Татарстан Республикасында 2019 елның гыйнвары нәтиҗәләре буенча сәнәгый җитештерү индексы 2018 елның гыйнвары дәрәҗәсенә карата 100,2% тәшкил иткән. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, төяп җибәрелгән продукция күләме - 203,4 млрд сум.
Файдалы казылмалар табуда җитештерү индексы 2018 елның гыйнвары дәрәҗәсенә карата - 102,5%, эшкәртү сәнәгатендә - 97,4%, электр энергиясе, газ, пар белән тәэмин итүдә, һаваны кондицияләүдә - 106,3%, су белән тәэмин итүдә, су бүлүдә, калдыкларны җыю һәм утильләштерүдә, пычратуларны бетерү буенча эшчәнлектә 94,3% булган.
Авыл хуҗалыгында күрсәткечләрнең уңай динамикасы күзәтелә. 2019 елның гыйнварында авыл хуҗалыгы оешмалары, эре, урта фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшкуарлар сугымга 30,8 мең тонна терлек һәм кош-корт (тере авырлык) җитештергән, бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,9%ка артыграк. Сөт җитештерү 105,7 мең тонна (2018 елның гыйнварына 103,2%), йомырка 98,8 млн данә (124,8%) тәшкил иткән.
Төзелеш эшләре күләме 10,7 млрд сум яки 2018 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 93,2% тәшкил иткән. 232,1 мең кв. метр торак кертелгән, шул исәптән республика предприятиеләре тарафыннан - 141,2 мең кв. метр, халыктан - 90,9 мең кв. метр.
Кече эшкуарлык субъектларына карамаган оешмаларда автомобиль транспортының йөк әйләнеше 2018 елның гыйнвары дәрәҗәсенә карата 4,4%ка арткан (283,6 млн. т-км).
Халыкның кулланучы активлыгы саклана. 2019 елның гыйнварында ваклап сату әйләнеше 72,4 млрд сум яки 2018 елның гыйнвары дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 104,0% тәшкил иткән. Ваклап сату әйләнешендә иң зур чагыштырма авырлыкны азык булмаган тауарлар алып тора – 57,3%. Азык-төлек өлеше, эчемлекләрне һәм тәмәке эшләнмәләрен дә кертеп, 2019 елның гыйнварында 42,7% тәшкил иткән.
2019 елның гыйнварында кулланучылар бәяләре индексы 2018 елның декабренә карата 100,9% тәшкил иткән, шул исәптән азык-төлек тауарларына - 101,4%, азык-төлек булмаган тауарларга - 100,4%, хезмәтләргә - 100,9%.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте