Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге белгечләре эше бөтенроссия дәрәҗәсендә билгеләп үтелде

2019 елның 22 феврале, җомга

Интеллектуаль милек объектларын хокукый саклауның теориясен һәм практикасын үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән өлеше өчен, Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәгенең өч белгече федераль дәрәҗәдәге бүләкләр белән билгеләп үтелгән.

Генераль директор урынбасары Лилия Габитова һәм генераль директор киңәшчесе Виктор Горячкин Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт дипломнары белән бүләкләнгән. Генераль директор киңәшчесе Радий Сәлимов Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәтнең Мактау билгесенә лаек булган.

Әлеге казанышлар белгечләр эшен югары бәяләүне дәлилли, дип билгеләп үтә хезмәттәшләре.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International