23 февральдә илебездә Россиянең героик үткәненә кагылышы булган барлык буыннарга хөрмәт йөзеннән Ватан сакчылары көне билгеләп үтелә. Ватан сагына басу чын ир-егетләр өчен җир йөзендә яшәү, сулау кебек үк табигый күренеш. Һәр буын да ныклыкка сынауны үзенчә уза. Иртәме-соңмы аның өчен иле, йорты, гаиләсе өчен җаваплылыкны үз өстенә алыр сәгать килеп җитә.
Татарстан Республикасында волонтерлар өчен укыту курслары дәвам итә, алар халыкка цифрлы телевидениене тоташтыруда ярдәм итәчәк. Бүгенге көндә бөтен республика буенча 400гә якын ирекле кеше практик һәм теоретик белемнәр алды.
15-17 марттан Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берәшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында Яшь эшкуар (яңа эш башлаучы фермер) мәктәбендә укулар оештыра.
2019 елның 26нчы февралендә Татарстан Республикасы «Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясенә кушылачак.
Татарстанда зона этапларында иң яхшы сыйныф җитәкчеләрен, педагог-оештыручыларны һәм психологларны сайлыйлар. «Кеше тәрбияләү», шулай ук «иң яхшы психолог-педагог» бәйгеләренең зона этаплары Теләче һәм Арча районнарында узды. Беренче конкурста номинацияләр арасында - «Сыйныф җитәкчеләре» һәм «Педагог-оештыручылар».
Республикада язгы кыр эшләренә шәси кешеләрдәге авыл хуҗалыгы техникасын җәлеп итү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә әйтте.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының утырышлар залында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы АПКсының Ветераннар советы рәисе вазыйфаларын башкаручы Марс Алиев һәм Ветераннар советының башка вәкилләре катнашты.
“Ачык инновацияләр" Бөтенроссия Стартап Турында (Open Innovation Startup Tour) катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Бу - Россиядә һәм БДБда югары технологияләр өлкәсендә перспективалы инновацион проектларны эзләү һәм эш башлап килүче стартап-командаларның компетенцияләрен үстерү буенча масштаблы проект.
Россия Иктисадый үсеш министрлыгы 2018 елның IV кварталы өчен КФҮ аша "бер тәрәзә" принцибы буенча дәүләт хезмәтләрен күрсәтүне оештыру буенча Россия Федерациясе субъектлары рейтингын формалаштырган. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы югары бәя алган һәм КФҮ эшенең югары нәтиҗәлелек дәрәҗәсе булган төбәкләр төркеменә кергән.
"Хезмәт җитештерүчәнлеге-2019" проектлар бәйгесенә гаризалар кабул ителә. Анда җитештерү куәтләре Россия Федерациясе территориясендә булган сәнәгать компанияләре катнашырга мөмкин.