Россия Иктисадый үсеш министрлыгы 2018 елның IV кварталы өчен КФҮ аша "бер тәрәзә" принцибы буенча дәүләт хезмәтләрен күрсәтүне оештыру буенча Россия Федерациясе субъектлары рейтингын формалаштырган. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы югары бәя алган һәм КФҮ эшенең югары нәтиҗәлелек дәрәҗәсе булган төбәкләр төркеменә кергән.
Төбәкләр берничә күрсәткеч буенча, шул исәптән "бер тәрәзә" принцибы буенча дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр алудан файдалану мөмкинлеге булган гражданнар өлеше, мөрәҗәгать итүчеләрнең КФҮдә күрсәтелгән дәүләт хезмәтләреннән канәгатьлек дәрәҗәсе, КФҮдә мәҗбүри исемлектән күрсәтелгән хезмәтләр саны, КФҮ эшчәнлеген оештыру кагыйдәләренә һәм бердәм фирма стиленә туры килү буенча бәяләнгән. Моннан тыш, рейтингта шулай ук төбәкләрнең КФҮдә хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәяләү өчен дәүләт хезмәтләре сыйфаты мониторингының мәгълүмат-аналитика системасын куллануы исәпкә алынган.
Татарстанда күпфункцияле үзәкләр челтәре үз эченә 57 КФҮ офисын ("Минем документлар") һәм авыл җирлекләрендә 281 читтән кабул итү тәрәзәсен ала. Һәр КФҮдә 150 төрдән артык хезмәт күрсәтелә.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте