"Хезмәт җитештерүчәнлеге-2019" проектлар бәйгесенә гаризалар кабул ителә. Анда җитештерү куәтләре Россия Федерациясе территориясендә булган сәнәгать компанияләре катнашырга мөмкин.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уза:
1. Гомумроссия - "Хезмәт җитештерүчәнлеге: Россия предприятиеләренең иң яхшы тәҗрибәсе".
2. Төбәк - вәкилләре конкурста катнашкан төбәкләрнең иң яхшы проектлары.
3. Тармак - вәкилләре конкурста катнашкан сәнәгать тармакларында иң яхшы проектлар.
Катнашу өчен 2019 елның 20 маена кадәр эшне электрон адреска җибәрергә кирәк: info@up-pro.ru (хат темасында "Конкурс" дип күрсәтергә).
Проектларга карата таләпләр:
1. Жанр: тиңдәш бурычларны хәл итү белән шөгыльләнүче хезмәттәшләрне кызыксындырырлык гамәли публикация. Ул сезнең предприятие тәҗрибәсе турында элек беркайда да бастырылмаган, чын материалга нигезләнгән мәкаләдән гыйбарәт булырга тиеш.
2. Публикациянең структурасы : проблема - чишелеш - нәтиҗә, үзгәрешләрнең сәбәпләрен, үзгәрешләрнең максатларын, үзгәрешләрнең барышын, үзгәрешләрнең нәтиҗәсен үз эченә алырга тиеш. Мөмкин булганча, предприятие яки участок/процесс буенча икътисадый (җитештерү) нәтиҗә күзлегеннән элек ничек иде һәм хәзер ничек икәнен чагылдыручы саннарны, шулай ук юлыккан проблемаларны һәм аларның ничек хәл ителүен күрсәтү зарур.
3. Графика элементлары - публикация текстында таблицалар, схемалар, графиклар, фото һәм рәсемнәр (10нан артык түгел) булса яхшы. Моның өчен алар текстка кушымта итеп бирелеп, "Җитештерү белән идарә итү" Эшлекле порталы редакциясенә җибәрелергә тиеш (бер публикациягә караган барлык материалларны бер хат итеп юллау мәслихәт).
4. Автор һәм компания турында мәгълүматлар: Автор ФИО, компания атамасы, вазыйфа, элемтә өчен мәгълүмат. Предприятие буенча гомуми мәгълүматларны бирергә кирәк (атамасы, төбәк, сәнәгать тармагы, төп продукция һәм башкалар).
5. Материалның күләме - Word программасында җыелган, 10 меңнән ким һәм 20 меңнән күп булмаган билге, ара калдыруларны исәпкә алмыйча.
6. Турыдан-туры яки яшерен рекламадан гыйбарәт публикацияләр конкурста катнашуга кабул ителми.
Конкурс җиңүчеләрен 31 майда игълан итәчәкләр.
Конкурс турында тулы мәгълүмат түбәндәге сайтта: http://www.up-pro.ru/specprojects/konkurs-rabot/proizvoditelnost-2019.html
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте