"Ачык инновацияләр"Бөтенроссия Стартап Турында катнашуга гаризалар кабул ителә

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

“Ачык инновацияләр" Бөтенроссия Стартап Турында (Open Innovation Startup Tour) катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Бу - Россиядә һәм БДБда югары технологияләр өлкәсендә перспективалы инновацион проектларны эзләү һәм эш башлап килүче стартап-командаларның компетенцияләрен үстерү буенча масштаблы проект.

Ул 10 шәһәрдә уза. Идел буе федераль округында тур Тольяттида (Самара өлкәсе) - 14-15 мартта һәм Чаллыда 1-2 апрельдә үткәреләчәк. 

Төбәк Стартап Туры чаралары составына төрле тематик блоклар керәчәк:

- эшкуарлар өчен укыту программасы, 3 юнәлеш буенча (мәгълүмат технологияләре, медицинада һәм авыл хуҗалыгында биотехнологияләр, индустриаль һәм энергетика технологияләре) инновацион проектлар конкурсы;

 - базарның төп уенчылары, бизнес-фәрештәләр һәм инвесторлар белән бизнес-очрашулар.

Стартап турның жюрие һәм ментор программасында базарның иң яхшы 50 эксперты - танылган бизнесменнар, инновацион эшкуарлар, бизнес-фәрештәләр, инвестиция фондлары һәм үсеш институтлары вәкилләре катнашачак.

Конкурс җиңүчесе 300 000 сум күләмендә акчалата приз алачак.

Яшь уйлап табучыларның катнашуы аларга инновацион атмосферага чумарга, уңыш казанган инноваторлар белән аралашырга, шулай ук турда башка катнашучыларның презентацияләрен һәм проектларны яклауларын күрергә мөмкинлек бирәчәк.

Катнашу өчен стартка чаклы 2 атна кала (билгеле бер шәһәрдә) түбәндәге сайтта теркәлергә: startap-tour.ru, "конкурста катнашырга телим" төймәсенә басарга, заявка тутырырга һәм проект презентациясен куярга кирәк.

Стартап Турны Яңа технологияләрне эшләү һәм коммерцияләштерү үзәгенең Үсеш фонды (Сколково Фонды) үткәрә. Чара төбәкләрдә яшь талантлы эшкуарлардан һәм инновацион проектлар авторларыннан, инвесторлардан, технопарклар, әйдәп баручы төбәк югары уку йортлары һәм фәнни институтлары вәкилләреннән торган стартап-бергәлекләрне формалаштыруга юнәлтелгән.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International