"Россия Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында" федераль закон проектына тәкъдимнәр кабул ителә

2019 елның 22 феврале, җомга

Норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында "Россия Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында" федераль закон проекты буенча ачык фикер алышулар бара.

Закон проекты белән оешмаларны япкан вакытта хезмәткәрләргә гарантияле акчалата түләүләр өлешендә Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү ниятләнә.

Хезмәткәрнең эштән киткән көнне икеләтә айлык уртача хезмәт хакы күләмендә түләү алу хокукы булачак. Элек эштән киткәннән соң икенче ай өчен түләү, оешма хезмәткәрнең аны алуга хокукы барлыкка килгәнче ябылган, ә хезмәткәр эшкә урнашмаган очракта, башкарылмады. Шуңа охшаш үзгәрешләр Ерак Төньяк районнарында урнашкан оешмаларны ябу белән бәйле эштән китүләр вакытында бирелә торган гарантияләргә дә кагыла. Әлеге категориягә эштән киткәндә өчләтә уртача хезмәт хакы түләнә.

Закон проекты тәкъдим итә торган чаралар оешма хезмәткәрләренә оешма ябылу сәбәпле эштән киткәндә Хезмәт кодексы белән гарантияләнә торган мәҗбүри түләүләрне алырга мөмкинлек бирә.

Әлеге проектка тәкъдимнәр түбәндәге сайтта кабул ителә: https://regulation.gov.ru/projects/List/AdvancedSearch#npa=88501.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International