1 мартта "Төбәкләр - тотрыклы үсеш" еллык иҗтимагый премиясе" конкурсы кысаларында инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга гаризалар кабул итү башлана. Анда коммерция предприятиеләре, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, хакимият органнары катнаша ала.
Катнашу өчен түбәндәге электрон почта аша заявка һәм документлар җибәрергә кирәк: info@infra-konkurs.ru. Проект Россия территориясендә гамәлгә ашырылырга, икътисадый, социаль һәм экологик проблемаларны хәл итүгә, инвестицион климатны яхшыртуга юнәлтелгән булырга, яңалык дәрәҗәсенә, башка төбәкләрдә тарату потенциалына ия булырга тиеш.
Сайлап алу этабы 2019 елның 30 маена кадәр дәвам итәчәк.
Конкурс нигезләмәсе белән шушы сайтта танышырга мөмкин: http://infra-konkurs.ru/documents
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте