Социаль хезмәт күрсәтүче коммерциясез оешмаларны укытуга гаризалар кабул ителә

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Быелның апрелендә социаль хезмәт күрсәтүчеләр "Социаль проектлау һәм социаль проектлар белән идарә итү" программасы буенча уку уза ала. Укыту курсын "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды" коммерциясез микрокредит компаниясенең Социаль өлкә инновацияләре үзәге әзерләгән.

Конкурс сайлап алуында катнашу өчен 11 мартка кадәр түбәндәге электрон адреска гариза юлларга кирәк: ciss.rt@mail.ru.

Укыту программасына социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның Татарстан Республикасында Социаль хезмәтләр күрсәтүчеләр реестрына керүе һәм социаль хезмәтләр күрсәтүгә юнәлтелгән бюджет акчаларыннан файдалану мөмкинлеге өчен кирәкле документлар пакетын һәм "юл картасын" эшләүгә юнәлтелгән лекцияләр, гамәли дәресләр керә.

Катнашучылар ниләр өйрәнә:

- Социаль хезмәт күрсәтүче оешма эшчәнлегенең хокукый нигезләре;

- Халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең төп терминологиясе һәм субъект составы;

- Бухгалтерлык исәбе һәм салым салу үзенчәлекләре;

- Социаль хезмәтләр күрсәтүче оешмага карата таләпләр;

- Документлар белән тәэмин итү һәм Реестрга кертү процедурасы;

- Билгеләнешне документлар белән тәэмин итү һәм компенсация түләү процедурасы;

- "ТР Халкының социаль регистры" дәүләт мәгълүмат системасында эшләү нигезләре;

- Проектны тәкъдим итү нигезләре.

Уку нәтиҗәләре буенча Казан (Идел буе) федераль университетының һөнәри яңадан әзерәү турында дипломы бирелә.

Тулырак мәгълүмат алу өчен шалтыратыгыз: (843) 233-72-87.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International