Татарстан Республикасы муниципаль районнары вәкилләре өчен җайга салу йогынтысын бәяләү буенча семинар

2019 елның 22 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль районнарының (шәһәр округларының) җайга салу йогынтысын бәяләүне кертү мәсьәләләре өчен җаваплы хезмәткәрләре катнашында семинар узды.

Чара кысаларында министрлыкның Административ реформалар мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы Альбина Гергерт катнашучыларны муниципаль дәрәҗәдә җайга салу йогынтысын бәяләүне үткәрү методологиясе, җайга салу йогынтысын бәяләү процедуралары исемлеге, муниципаль дәрәҗәдә җайга салу йогынтысын бәяләүне гамәлгә ашырганда чыга торган типик хаталар белән таныштырды.

Видеоконференция режимындагы семинарда республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары вәкилләре катнашты.

Чара нәтиҗәләре буенча материаллар http://mert.tatarstan.ru/rus/Assessment_of_regulating_influence/municipalities.htmlсылтамасы буенча урнаштырылган.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International