Югары технологияле компанияләрнең 150 проекты, яшь галимнәрдән 600 проект, 450 стартап һәм 8 яшьләр инновацион иҗаты үзәге. Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече төрләрен үстерүгә ярдәм итү фонды 25 ел дәверендә Татарстаннан 1200дән артык проектка булышкан. Республика инноваторлары гомуми 2,2 млрд сумлык грант алган. Фондның Татарстан Республикасы белән үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәләре әнә шундый. Эшкә нәтиҗәләр Мәскәүдә Фондның 25 еллыгы уңаеннан чыгарылды.
Ярдәм күрсәтелгән заявкалар буенча Татарстанның гадәттәгечә лидерлар бишлегенә керүе билгеләп үтелде. Ел саен республика инноваторларының проектлары "Умник", "Старт", "Коммерцияләштерү", "Кооперация", "Яшьләр инновацион иҗаты үзәге", "Үсеш", "Күпер", "Интернациональләштерү" программалары кысаларында тәкъдим ителә. Иң яхшы 4 эш "Уңыш тарихы"на куелган.
Чара кысаларында Фондның генераль директоры Сергей Поляковка һәм Фонд генераль директоры киңәшчесе, Татарстан Республикасы Президенты киңәшчесе Иван Бортникка "Фидакарь хезмәт өчен" Татарстан Республикасы медальләре тапшырылды һәм Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенә керткән зур өлеше өчен Фонд коллективына Татарстан Республикасы Президенты рәхмәте белдерелде.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте