ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында “Иман моңы” (“Музыка веры”) II Халыкара рухи музыка фестиваленең өченче концерты була. “CREDO” дип исемләнгән концертта орган һәм вокаль музыка яңгырар дип көтелә.
Рөхсәт ителмәгән урында су коену  мәктәп баласының һәлакәте белән тәмамланды. Узган атнада  Ямаширмә мәктәбенең 9 сыйныф укучысы авыл янындагы буада  суга батып үлде. Бәлки ул көзән җыерудан һәлак булгандыр, иптәшләре аңа ярдәм итә  алмыйлар. Балалар әлеге сулыкта авыл җирлегенең язмача кисәтүе  булуга карамастан коеналар.
Янгын куркынычы зур, ә урыны-урыны белән гадәттән тыш  зур булу  сәбәпле, Биектау, шулай ук республиканың  башка кайбер  районнарындагы урманнарда  2013 елның 20 июленә кадәр махсус режим кертелде.
Җәйге каникулларның кызган чагы. Мәктәпләр генә түгел, мәдәният учреждениеләре дә  укучыларның җәйге ялын эчтәлекле  уздыру турында кайгырта.
Кеше якты дөньяга рәхәт итеп яшәү һәм бәхетле булу өчен генә килми. Аның акылы, осталыгы, тәҗрибәсе, бөтен тормышы  балаларына, җәмгыятькә, киләчәк буыннарга кирәк.
Июль аеның кызу көннәрендә хуҗалык терлекчеләре һәм фермерлар алдында  савымның кимүенә юл куймау бурычы тора. “Татарстан”да, “Олы Битаман”да иң югары продуктлылыкка – һәр сыердан 16 килограммнан күбрәк сөт савуга ирешәләр. “Серп и молот” җаваплылыгы чикле ширкәтендә – 13,5, “Бөреле”дә һәм “Красная заря”да – 12 килограммнан күбрәк. Фермер хуҗалыклары арасында иң югары күрсәткеч Латыйповларда – һәр сыердан 18 килограмм.

2
июль, 2013 ел
сишәмбе
XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың Мәдәни программасы уңаеннан Казанның сәнгать коллективлары шәһәребез кунакларына мәдәни чаралар тәкъдим итә. Г.Камал театры, мәсәлән, үз репертуарындагы иң популяр 7 спектаклен күрсәтергә җыена.
Татарстан Милли музеенда “Татар халык костюмы” дигән үзенчәлекле күргәзмә эшли башлады. Әлеге проектта Россиянең 48 музеннан килгән экспонатларны күрергә мөмкин.
2013 нче елгы Универсиада уты Биектау районы чиген 29 июньдә узды. Бу шимбә көне барыбыз өчен дә  зур бәйрәмгә әверелде.

29
июнь, 2013 ел
шимбә
Татарстанда коену сезоны ачылганнан бирле, өч дистәгә якын кеше батып үлгән инде. Республикадагы эсселекне истә тотсаң, корбаннарның саны тагын да артырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International