Кеше якты дөньяга рәхәт итеп яшәү һәм бәхетле булу өчен генә килми. Аның акылы, осталыгы, тәҗрибәсе, бөтен тормышы балаларына, җәмгыятькә, киләчәк буыннарга кирәк.
Сәламәт булу бала өчен нәрсә ул? Бу аның физик һәм рухи көчләрен тулы төзеклектә үстерүе, чыдамлы һәм тыныч холыклы булуы, тышкы мохитнең тискәре йогынтысына да, шулай ук эчке дөньясындагы аңлашылмаучылыкларга да каршы тора алуын аңлата.
Яшь буынның сәламәт яшәү рәвеше алып баруы гомумән алганда милләтнең сәламәтлегенә нигез булып тора. Менә шуның өчен дә Бөреле мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә максаты балаларга файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында аңлату, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, иҗади сәләтләрне үстерү, аралашу культурасы тәрбияләү булган чара уздырылды. Анда катнашырга Бөреле урта мәктәбенең җәйге мәктәп лагерендагы балалар чакырылды. Балалар да белемле булуларын күр-сәттеләр: һәр көнне зарядка ясауның, чыныгуның, шәхси гигиена таләпләрен үтәүнең, дөрес көн тәртибе белән яшәүнең ничек файдалы булуы турында сөйләделәр. Әлеге чарага килүчеләр шулай ук тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр белән мавыгу, наркотиклар куллануның бала организмына җимергеч йогынты ясавы турында да әйбәт бе-ләләр. Балалар “Уңай сыйфатлар” тренингында һәм “Гадәтләр һәм сәламәтлек” интерактив уенында да актив катнаштылар. Чара гаҗәеп кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
Үсеп килүче буында әйбәт, сәламәт гадәтләр тәрбияләү балаларның дөрес җөмләләр белән матур итеп аралашуына, күркәм гамәлләр кылуына, балада эчке культура булдыруга булышлык итәр.
Лилия ДРАПУН, Бөреле мәдәният йорты методисты, Резедә ӘХМӘДУЛЛИНА, китапханәче