Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында “Иман моңы” (“Музыка веры”) II Халыкара рухи музыка фестиваленең өченче концерты була. “CREDO” дип исемләнгән концертта орган һәм вокаль музыка яңгырар дип көтелә.
Концерт программасында лютеран, католик һәм православ традицияләре белән бәйле И.С.Бах, Дж.Каччини, С.Франк, Ф.Лист, П.Чесноков әсәрләрен ишетергә мөмкин булачак. Чарада органчылар Мартин Хофман (Германия) һәм Лада Лабзина (Казан), шулай ук меццо-сопрано Александра Саульская (Мәскәү) катнаша, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.
Концертның беренче бүлегендә Иоганн Себастьян Бахның “Страсти по Матфею” ариясе, хор өчен эшләнмәләр һәм башка әсәрләр уйнала. “Беренче тапкыр Казанда Бахның “дәвамчысы”, немец чиркәү органисты Мартин Хофман чыгыш ясый, - ди фестивальнең музыкаль җитәкчесе Лада Лабзина. - Бу музыкант Германия, Америка һәм Европа илләрендә актив иҗади эшчәнлек алып бара. Ул Тулузада узучы Сезар Франк исемендәге халыкара конкурс җиңүчесе. “Иман моңы” фестиваленә охшаган проектны шәхсән үзе Германиядә оештырып килә”.
Музыкаль кичәнең икенче бүлегендә XIX-XX гасырда орган һәм вокаль музыкасы иҗат иткән композиторларның иҗаты тәкъдим ителә. Анда Дж.Каччини, С.Франк, Ф.Лист, П.Чесноков әсәрләре яңгыраячак. Концертны музыка белгече Виктория Шушарина алып бара.
Исегезгә төшерәбез, II “Иман моңы” фестивале Мәдәни Универсиада уңаеннан оештырыла. Фестивальнең йомгаклау концерты 7 июль көнне Казан Кремлендә ачык һавада узачак. Гала-концертта төрле дин көйләре традицион стильдә һәм яңача яңгыраячак, дип ышандыра чараны оештыручылар. Концерт программасында танылган этник җырчы Севара да җырлар дип көтелә.