Суда сак булыгыз

2013 елның 3 июле, чәршәмбе




Рөхсәт ителмәгән урында су коену  мәктәп баласының һәлакәте белән тәмамланды. Узган атнада  Ямаширмә мәктәбенең 9 сыйныф укучысы авыл янындагы буада  суга батып үлде. Бәлки ул көзән җыерудан һәлак булгандыр, иптәшләре аңа ярдәм итә  алмыйлар. Балалар әлеге сулыкта авыл җирлегенең язмача кисәтүе  булуга карамастан коеналар.


Шушы көннәрдә Чыпчык авылыннан дуслары белән табигать кочагында туган көнен билгеләп үткән яшь шофер инештә батып үлде. Исегезгә төшерәбез, безнең районда  төбе тикшерелгән, тиешле хезмәтләр  күрсәтелә торган  рөхсәт ителгән су коену урыннары юк.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International