Җәйге каникулларның кызган чагы. Мәктәпләр генә түгел, мәдәният учреждениеләре дә укучыларның җәйге ялын эчтәлекле уздыру турында кайгырта.
– Без балаларыбызны милли традицияләр рухында тәрбияләргә тырышабыз, – ди Суыксу мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эльмира Фаязова. – Уен формасында күрсәткәндә һәм сөйләгәндә алар яхшырак истә кала. Ә үз эченә барлык халык уеннарын алган Сабантуйдан да яхшырак нәрсә булырга мөмкин? Шуңа күрә дә балалар Сабантуе уздырырга карар иттек.
Иртәгә бәйрәм дигән көнне балалар иртәдән үк авыл буйлап бирнә җыярга чыгып киттеләр. Озын колга алдылар, аңа төрле төстәге шарлар һәм матур “Сабантуй” дип язылган йөрәк фигуралы шар беркеттеләр. Алынган яулыклар, сөл-геләр, ситса тукымаларны балалар таякка бәйли бардылар. Аерым пакетка конфетлар, чипсылар, кириешкалар, шоколадкалар һәм башка тәм-томны җыйдылар, аларны призга бүләк итәр өчен авыл кешеләре бирделәр: өлкәннәр балаларның нәрсәне күбрәк яратканын беләләр бит.
– Сувенирлар алыр өчен авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Зөфәр Шәйдуллин акча бирде. Үз бүләкләрен авыл җирлеге дә әзерләде, – ди мәдәният йорты директоры Фидания Хәлиуллина. – Без бик күп матур уенчыклар, мәктәп кирәк-яраклары сатып алдык. Чәй табыны оештырдык.
Сабантуй көнендә балалар бәйрәмен карарга әти-әниләр күп җыелды. Быел программага яңа уен да керткәннәр: биш килограмм борчак һәм макарон тутырылган капчык күтәреп йөгерү. Бер минутка биш әйләнеш ясарга кирәк иде. Биремне башкалардан яхшырак итеп Әнис Әхмәтханов һәм Диләрә Хәкимова үтәделәр.
Бәйрәмгә бакча яшендәге балалар да килде. Тамашачылар стаканны су белән кашыклап тутыру ярышына кушылып киткән малайларга һәм кызларга көч биреп тордылар. Чүлмәк вату, күзләрне бәйләп, җепкә эленгән уенчыкларны кисеп төшерү, капчык киеп йөгерү, утын кисү, бүрәнә өстендә капчык белән сугышу һәм башка уеннарда күпләр бик теләп катнашты. Бәйрәм бик кызыклы, матур килеп чыкты, барысының да күңеленә хуш килде.
Сания ШАКИРОВА