Казан артистлары җәйге ялга китергә ашыкмый

2013 елның 2 июле, сишәмбе





XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың Мәдәни программасы уңаеннан Казанның сәнгать коллективлары шәһәребез кунакларына мәдәни чаралар тәкъдим итә. Г.Камал театры, мәсәлән, үз репертуарындагы иң популяр 7 спектаклен күрсәтергә җыена.



8-14 июль көннәрендә узачак спектакльләр циклы театрның “йөзек кашы” булган Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”е белән ачыла. Бу юлы легендар спектакль берьюлы дүрт телгә - рус, инглиз, француз һәм испан телләренә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителә, дип хәбәр итә Камал театрының мәгълүмат үзәге.


Әлеге спектакль татар театрының символына әверелде. Тамашачының аңа игътибары кимеми, ул 1962 елдан бирле татар театры сәхнәсеннән төшми уйнала. Әсәр әдәбият күзлегеннән бик үк көчле булмаса да, пьесага, яшерен шигъри шифр итеп, ир-ат һәм хатын-кызның милли идеалының мәңге яшь, мәңге гүзәл образлары, халыкның ирексөяр холкы, туган җиренә мәхәббәте салынган. Татар театры феноменын аңлар өчен “Зәңгәр шәл”не карарга, аны вакыйгалар тезмәсе буларак кына түгел, ә куәтле эмоциональ агым итеп кабул итәргә кирәк, ди театр белгечләре.


Универсиада көннәрендә Камал театры сәхнәсендә шулай ук театрның барлык мэтрлары катнашкан “Бабайлар чуагы”, узган сезон премьерасы – кытай режиссеры Ма Джэньхон сәхнәләштергән “Хан кызы Турандык”, татар драматургиясе классигы Таҗи Гыйззәт пьесасы буенча куелган “Кыю кызлар” спектакльләрен карарга мөмкин булачак. 11 ел “яшәве” дәверендә күпсанлы бүләкләр һәм тамашачы мәхәббәтен яулаган “Кара чикмән” спектакле бу көннәрдә Камал театры сәхнәсендә ахыргы мәртәбә куелачак. 13 июльдә Камал театры тамашачыларның иң яраткан спектакле – Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Гөргөри кияүләре”н күрсәтәчәк. “Гөргөри кияүләре” – керәшеннәр тормышын чагылдырган җырлар, көйләр, биюләр белән тулы этнографик комедия. Ул инде 18 ел дәвамында тулы заллар җыя.


Мәдәни Универсиада спектакльләре циклы Фәтхи Борнаш пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Яшь йөрәкләр” спектакле белән тәмамлана. Яшьлек һәм сөю хакындагы күңелгә үтеп керә торган әлеге әсәр Беренче бөтендөнья сугышы вакытында ук язылган. Комедиянең сюжеты бик гади генә булса да, режиссер Фәрит Бикчәнтәев спектакльне җырлы-биюле номерлар һәм оркестр музыкасы белән бизәп сәхнәләштергән. Ә инде Камал театрының иң популяр һәм иң яшь артистлары энергиясеннән иң җитди тамашачыбызның да күңеле күтәрелер дип өметләнә театр коллективы.


Әлеге спектакльләр рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә белән тәэмин ителә.



Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе исә Мәдәни Универсиада проекты уңаеннан тамашачыларны ачык һавага - филармония бакчасына бәйрәм концертларына чакыра.


8 июльдә биредә Россиянең халык артисты, профессор Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы рус халык уен кораллары дәүләт оркестры чыгышын тыңлап булачак.


9 июльдә - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Анатолий Василевский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы филармония джаз-оркестры чыгыш ясый.


10 июльдә исә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгышларын тамаша кылырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә филармониянең матбугат үзәге.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International