Спорт – көч, дуслык һәм тынычлык!

2013 елның 2 июле, сишәмбе




2013 нче елгы Универсиада уты Биектау районы чиген 29 июньдә узды. Бу шимбә көне барыбыз өчен дә  зур бәйрәмгә әверелде.

Бөтендөнья Студентлар уеннарының балкып янучы хәбәрчесен көткәндә  район кешеләре  безне Әтнә районы һәм Казан шәһәре белән тоташтыручы  юл  тирәли тезелеп бастылар. Старт Биектау район электр челтәре яныннан башланды. Ут бирегә  Әтнәдән килде, ә моңа кадәр ул Татарстанның кайбер башка районнарында булды. Аны  мәктәп балалары да, район оешмалары,  предприятиеләре хезмәткәрләре дә,  авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, спортчылар да: төрле яшьтәге кешеләр каршы алды.



Ерак Көнчыгыш  университеты студенты  утны саклаучы Владимир  Жемер аны биектаулыларга тапшырды. Утны кабул иткәндә  Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин:



– Бөтендөнья студентлар  уеннарын кабул итү республикабыз өчен зур дәрәҗә. Спортның 127 төрендә дөньяның 27 иленнән килүчеләр  катнашачак. Бүген безнең районга тапшырылган ут биш континент аша, дөньяның күп илләрендә булган,  бөтен илебезне әйләнеп узган.



Утны каршылау бәйрәменә җыелучыларга Раил Зәйнуллин  Универсиада уеннарының шул исәптән  безнең районда да,  “Биектау” универсаль спорт залында узачагы турында хәбәр итте. Ул район кешеләрен 8,13, 15 июльдә  баскетбол очрашуларында  актив тамашачылар һәм җанатарлар булырга чакырды.



Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская факел йөртүчеләрне:



– Спорт – көч, холык, дуслык һәм тынычлык. Универсиада уты башкалабызга якынайганнан якыная бара. Ура, ут эстафетасы! – дип каршы алды.



Мондый чакыру  сүзләрен тынычлык хәбәрчесен  символик каршы алуга килүчеләр дә күтәреп алдылар.  Факелны кабул итү буенча мактаулы хокук тхэквондо буенча Идел буе федераль округы чемпионы Лада Филипповага бирелде. Лада мондый  сугышчан сәнгать белән 10 яшеннән шөгыльләнә. Тренеры – Рәшит Кунафин, анда тәрбияләнүче хәзер Олимпия резервының Казан училищесында шөгыльләнә.  Лада эстафетаны башлаганда җыелучылар аны көчле алкышларга күмделәр.



Утны Әтнә ягыннан Биектау башланган урыннан Җиңү паркына кадәр күтәреп уздылар.        



Бу юлы  факел кулдан-кулга спортта, хезмәттә, укуда   аерылып торган яшь кешеләргә бирелде. Ә этаплар унике иде. Лада Филиппова  “Россия”телеканалындагы “Большие танцы”  проектында  катнашучы КФУ студенткасы Анжелика Коноваловага утны тапшырды. Алга  таба эстафетаны  “Форпост “яшьләр оешмалары Үзәге директоры Фәнис Зарипов, үсмерләр арасында бокс буенча  ПФО чемпионы Альбина Нәбиуллина,  үсмерләр арасында билбау көрәше буенча Татарстан чемпионы Ленар Шәяхмәтов,  үсмерләр арасында билбау көрәше буенча республика  чемпионы Самат Әхмәтҗанов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Рамил Гаязов, “көрәш” татар-башкорт милли көрәше буенча РФ һәм ТР чемпионы Нәфис Миңнебаев, шулай ук  Универсиада   партнер-компанияләре һәм ут эстафетасы  вәкилләре кабул итеп алдылар.



Иң ахырда эстафетаны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин кабул итте.  Соңгы этапта дөрләп янган  спорт һәм тынычлык утын кулга алып,  ул Универсиада безнең спортчы-көрәшчебез Нәфис Миңнебаевның да катнашачагы турында белдерде. Ут эстафетасы һәм якынлашып килүче Студентлар уены хөр-мәтенә төрле төстәге салют яңгырады. Хуш киләсең, Универсиада!

 

 



Маргарита ТИМОНИНА



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International