Суга керсәң - аек кер

2013 елның 29 июне, шимбә





Татарстанда коену сезоны ачылганнан бирле, өч дистәгә якын кеше батып үлгән инде. Республикадагы эсселекне истә тотсаң, корбаннарның саны тагын да артырга мөмкин.



Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, үлем белән тәмамланган очракларның күбесе санкцияләнмәгән коену урыннарында күзәтелә, ә рәсми пляжларда гадәттә исерек хәлдә су керүчеләр үлә.


Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә республика торак пунктларында 200 дән артык суда күпләп ял итү урыны исәпләнә. Әмма аларның 20 гә якыны гына рәсми пляж статусына ия һәм барлык куркынычсызлык кагыйдәләре буенча җиһазландырылган. Бүгенге көндә Түбән Камада 5 пляж эшли: “Акватория”, “Севан”, “Якорь”, “Дубравушка” һәм шәһәр пляжы. Чаллыда икәү: шәһәр пляжы һәм “Сандали”. Казанда дүрт пляж рәсми төстә ачылган: “Локомотив”, “Түбән елга аръягы”, “Тирән күл” һәм “Комсомол күле”. Дөрес, соңгысында гына су коенырга рөхсәт ителә. Калганнарында йә су санитар нормаларга туры килми, йә төптәге рельеф су керүчеләр өчен куркыныч.


“Казан суларында коткару җәмгыяте” советы рәисе Александр Коробицын сүзләренчә, халык бернигә карамый суга керә.


- Без үз эшебезне 1 июньдә, коену сезоны ачылуга башлап җибәрдек. Кешеләрнең бернинди тыюларга игътибар итмәвенә инандык – алар суга кереп булган бөтен җирдә коена, - ди Коробицын. – Хәер, минем карашка, саклык белән коенсаң, моның бернинди начарлыгы да юк. Рәсми пляжларда, спиртлы эчемлекләр сату тыелуга да карамастан, исерекләр бик күп. Проблемалар ел саен бер үк: эчкечеләр һәм өлкәннәр караучысыз калдырган балалар.


Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, соңгы ике атнада Татарстан сулыкларында көн саен диярлек бер-ике кеше үлгән. Әмма иң күп корбаннар 19 июньгә туры килгән: ул көнне республика сулыкларыннан берьюлы дүрт мәетне чыгарганнар. Батып үлүчеләр – 21-37 яшьлек ир-атлар.


Соңга яллар да корбаннарсыз узмаган: якшәмбе көнне автокаланың “Сандали” пляжында 25 яшьлек ир батып үлгән. Ә Буа районының Вольный Стан авылында буадан 44 яшьлек ирнең мәетен чыгарганнар.


Быелгы коену сезонында балигъ булмаганнар арасында әлегә бер генә корбан бар: 12 июнь көнне коткаручылар Олы Дәрвишләр бистәсендә Виктория утравы янында Казансу елгасыннан 15 яшьлек яшүсмернең мәетен чыгарган.


Искәртеп узабыз, былтыргы җәйдә республикада 147 кеше батып үлгән иде, шуларның 13 е - балалар.



Судагы фаҗигаләрдән котылу өчен Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә:


1. Кояш нурлары астында озак булганнан соң  суга кермәгез: мускулларны көзән җыерырга мөмкин.
2. Таныш булмаган урында су кермәгез, махсус билгеләнгән урынны узып китмәгез, шул исәптән һава белән тутырылган матрас яки камераларда һәм узып баручы судноларга якын бармагыз.
3. Җиһазландырылмаган урыннарда коенмагыз, анда суның төбе тикшерелмәгән һәм коткаручылар да юк.
4. Суүсемнәр күп булган сулыкларда су өстендә йөзәргә тырышыгыз, үсемлекләргә кагылмагыз.
5. Балаларны игътибарсыз калдырмагыз, яр буйларында исерткеч эчемлекләр эчмәгез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International