ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2013 ел
чәршәмбе
Сая авылында модульле фельдшерлык-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды. Бу  республика программасы буенча төзелгән өченче ФАП.

7
июль, 2013 ел
якшәмбе
70 нче Усад һөнәр училищесында 2012-2013 нче уку елы тәмамланды. Ул безнең уку йортының  киләчәге турындагы төрле имеш-мимешләргә бәйле  вакыйгаларга бай булды.

6
июль, 2013 ел
шимбә
Июнь - хезмәт һәм дуслык бәйрәме булган Сабантуйлар ае. Әлеге бәйрәмне һәркем, бигрәк тә балалар көтеп ала. Ул көнне алар шатлыктан балкыйлар, кояш кебек елмаялар. Нәниләрнең бәхетенә шатланып туя алмыйсың. “Аллага шөкер, илләребез гел тыныч, бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!”, - дип,  эчтән генә теләк телисең.

4
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Дөбъяздагы “Гөлчәчәк” балалар бакчасы  “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” дигән исемгә республика конкурсында  җиңүче дип танылды  һәм  1 миллион сумлык грант отты.
Безнең шәһәр яны  районының тышкы йөзенең көннән-көн яхшы якка үзгәрүе күңелле.  Соңгы өч ел эчендә шундый киң колач җәйгән төзелеш монарчы булмаган да иде.

3
июль, 2013 ел
чәршәмбе
Казан, Татарстан, Россия турында бар дөнья белерлек итеп языгыз. Эш беткәч, барыбыз бергә әлеге вакыйганы билгеләп үтәрбез. Татарстан Президенты журналистларга әнә шундый максат куйды.
Бүген Татарстанның Мөслим районы башлыгы алмашына. Әлегә кадәр бу вазифаны башкарган Ришат Хәбипов эш урыныннан китә. Мөслим башлыгы вазифасына исә Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, административ-техник инспекция башлыгы Рамил Муллин килә.
Тиздән поезд белән Казаннан Мәскәүгә бару өчен 12 түгел, ә 3 сәгать ярым  вакыт та җитәргә мөмкин. Ике шәһәр арасында төзеләчәк югары тизлектәге тимер юл магистрале турындагы сөенечле яңалык республика халкында кызыксыну уятты.
Эшмәкәрләр саны көннән-көн кими бара. Бөтен ил буенча вәзгыять шундый – малтабарлар бер-бер артлы бизнестан “кача”. Шул сәбәпле дәүләт казнасы шактый гына финанс югалтулар кичерә.
Татарстанда алкоголь продукциясен сату күләме шактый кимегән. Әллә республикабыз халкы исерткеч эчемлекләрсез ял итәргә өйрәнгәнме дисәң, моның сәбәпләре бөтенләй башка икән. Авыл җирлегендә хәзер көмешкәгә күчкәннәр, ә шәһәрдә 5 литрлы шешәләргә тутырылган спирт сыекчаларын кулланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International