Татарстан эшмәкәрләрсез кала?

2013 елның 3 июле, чәршәмбе




Эшмәкәрләр саны көннән-көн кими бара. Бөтен ил буенча вәзгыять шундый – малтабарлар бер-бер артлы бизнестан “кача”. Шул сәбәпле дәүләт казнасы шактый гына финанс югалтулар кичерә.



Быелдан башлап шәхси эшмәкәрләрнең Пенсия фондына күчерергә тиешле кертемнәре 17 мең сумнан 35 мең сумга арттырылды. Бизнес белән шөгыльләнүчеләр җилкәсенә бу түләүләр күтәрә алмаслык йөк булып ятты. Нәтиҗәдә, бик күпләр өчен үз эшен ябудан башка чара калмады.  Бер төркем эшмәкәрләр исә эшен “күләгәгә китеп” дәвам итте.

 


Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов республикабыз беренчеләрдән булып федераль хакимият органнарына иминият кертемнәрен киметү буенча үз тәкъдимнәрен кертүе турында әйтте. Бүген бу юнәлештәге закон проектын Россия Дәүләт Думасы карый. Әлегә исә җитәкчеләр эшмәкәрләргә дәүләт тарафыннан булдырылган ярдәм программаларыннан актив файдаланырга өнди.

 


Республикабыз эшмәкәрләренә ярдәм итүгә быел 1,6 миллиард сум бүлеп биреләчәк. Бу акчаның иң саллы өлеше - 1 миллиард 170 миллион сумы федераль казнадан алыначак. Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, Татарстанга бүленгән кадәр акча бер генә төбәккә дә бирелмәгән.




Татарстан антилидерлар рәтендә


Узган елның декабреннән алып быелның маена кадәрге вакыт аралыгында илебездәге эшмәкәрләр саны 456 меңгә кимегән. Бу барлык теркәлгән бизнесменнарның 11 проценты дигән сүз. Аерым төбәкләрдә исә хәлләр аеруча мөшкел. Аларда югалтулар 16-19 процент тәшкил итә. Татарстан да шушы төркемгә керә.


 “Опора России” гомумроссия Кече һәм урта эшкуарлык иҗтимагый оешмасы төрле төбәкләрдә үз эшен туктатучылар рейтингын төзегән. Татарстан шушы исемлектә антилидерлар исәбендә. Эшмәкәрләр саны кимү буенча без бары тик Краснодар краеннан гына калышабыз.



Эшмәкәрләр табышсыз калган


Республикабызда узган ел ахырында 113 меңнән артык малтабар теркәлгән булса,  хәзер инде аларның саны  95 меңгә генә  калган.  Бизнес югалтулары алга таба да дәвам итәчәк, ди белгечләр.



Юля Сабирова да тиздән үз эшен туктатырга җыена. 2005 елдан үз-үзенә хуҗа булып эшләгән бу хатын-кыз, бүген көчкә очын-очка ялгап барырлык кына керем ала. Казанның кечкенә генә сәүдә үзәгендәге ноктасы хәзер бөтенләй диярлек табыш китерми дип зарлана ул.  


“Аренда, саклау, ут һәм башка түләүләрне исәпләп карасаң, аена 15 мең сумлап чыгым чыга. Аннары салымнар да түлисе бар. Җитмәсә, быел Пенсия фондына социаль кертемнәр бермә-бер арттырылды. Эшмәкәрләрне һәрьяклап кысалар, үз-үзеңә эшләүнең бөтенләй файдасы калмады хәзер”, - ди Юля.



Күбрәккә өмет итеп...


Хөкүмәт эшмәкәрләргә иминият кертемнәрен арттырып, Пенсия фондының дефицитын киметергә уйлаган иде. Ләкин шул рәвешле өстәмә 47 миллиард сум җыю урынына, түрәләр кире нәтиҗәгә иреште. “Опора России” китергән мәгълүматлар буенча, Пенсия фонды инде бүген 16 миллиард сумлык югалтулар кичерә.


Эшмәкәрләрнең ябылу нәтиҗәсендә салым керемнәре дә кимегән. Бер шәхси эшмәкәрдән елына уртача 27,4 мең сум җыела икән. Шул рәвешле бюджет тагын 12,5 миллиард сум югалткан дип исәпләп чыгарганнар белгечләр.

 



Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International