Балаларның күңелләрен күреп, бәйрәм күтәренкелеген озаккарак дәвам итү теләге белән, 28 нче июнь көнне Чыпчыктагы “Ромашка” балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме оештырдык. Соң булса да, уң булсын, дидек. Хәер, соң дип әйтү дөрес тә булмас, чөнки әле Сабантуйлар Республикабыз буенча уздырыла һәм гөрли.
Бу көнне безнең “Ромашка” балалар бакчасы балаларның шатлыклы тавышларыннан гөрләп торды. Сабантуйда борынгыдан ук гадәткә кергән уеннар уйнаттык: чүлмәк вату, су ташу, кашыкка йомырка салып йөгерү, таяк тарту, бау тарту һәм, әлбәттә, татарча көрәш. Барлык уеннарда да балалар теләп катнаштылар, үз-ләрен кыю тоттылар. Рус милләтендәге балалар да татарлар белән татарча җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, татарча биеделәр.
Әлбәттә, Сабантуй халыкны берләштерә, дуслаштыра, борынгыдан сакланып һәм үткәрелеп килә торган олы бәйрәм. Ул һәркемгә якын, үз. Безнең балалар да бу көнне рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бүләкләр алып шатландылар. Бер бала да бүләксез калмады. Мөдиребез Алсу Дилмиева балалар өчен кызыклы уенчыклар, матур бүләкләр алып кайтты. Һәр баланың күңелен күреп, аларны сөендерде.
Шулай ук Чыпчык мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләүче Галина Логанина аппаратуралар белән ярдәм итте.
Кыскасы, бәйрәм күңелле узды. Һәр бала канәгать калды. Алдагы көннәребез дә тыныч булсын, бәйрәмнәр күңелне күтәрсен. Тәрбияләгән балаларыбыз илгә кирәкле, бәхетле, сәламәт кешеләр булып үссеннәр.
Гөлгенә ГАНИЕВА, тәрбияче