Татарстанда алкоголь продукциясен сату күләме шактый кимегән. Әллә республикабыз халкы исерткеч эчемлекләрсез ял итәргә өйрәнгәнме дисәң, моның сәбәпләре бөтенләй башка икән. Авыл җирлегендә хәзер көмешкәгә күчкәннәр, ә шәһәрдә 5 литрлы шешәләргә тутырылган спирт сыекчаларын кулланалар.
Быелның 5 ае нәтиҗәләре буенча, Татарстанда барлык төр исерткеч эчемлекләрне сату 342 мең декалитрга кимегән. Барыннан да бигрәк аракыдан бизгәннәр. Ә менә әче төнәтмә, шәраб эчемлекләрен сату күрсәткечлере берникадәр арткан.
Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында республикада алкоголь базары торышына багышланган матбугат очрашуы узды. Этил спирты, алкоголь продукция җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты буенча дәүләт күзәтчелеген тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан дәүләт инспекциясе башлыгы Игорь Марченко исерткечләрне сату күләме кимүне аракының минималь бәясе (0,5 литр өчен) 125 сумнан 170 сумга кадәр артуга бәйли.
Арзан булгач, контрафакт та ярый
Аракының бәясен күтәрү турында карар кабул ителгәч үк, белгечләр мондый адымның легаль алкоголь базарына тискәре тәэсир итәчәген фаразлаган иде. Чынлап та, бүген исерткечләрнең законсыз әйләнеше бермә-бер артуны күзәтәбез.
Әгәр дә 2011 елда 90 лицензиясез алкоголь сату очрагы теркәлгән булса, узган елны 179 факт ачыкланган. Агымдагы елда теркәлгән саннар да бер дә сөенечле түгел. 5 ай эчендә 87 лицензиясез эшчәнлек алып бару очрагын теркәгәннәр (2012 елның шушы чорында 60 факт теркәлгән булган).
Игорь Марченко ассызыклап узганча, аракының минималь бәясен күтәреп, җитәкчеләребез халык тарафыннан хәмер куллануны киметергә омтылган. Әмма халык азрак эчә башлаган дип әйтеп булмый, күпчелек легаль булмаган контрафакт алкогольгә күчкән.
Казахстан Татарстанны алкоголь белән тәэмин итә
Контрафакт алкоголь продукциясе республикабызга, нигездә, Казахстаннан кертелә икән. Эчемлекләр легаль эшләүче хәмер предприятиеләрендә җитештерелсә дә, кабул ителгән куркынычсызлык таләпләренә туры килми. Әйтик, аракыда ацетон табылган, коньякка буяу матдәләре һәм ароматизаторлар кушылган. Ә иң мөһиме, бу продукция халык өчен кызыктыргыч бәяләрдән сатыла – аракы бәясе 100-150 сум.
“Бездә акцизлар бәясе 80 сум булса, Казахстанда 9 сум дәрәҗәсендә. Билгеле инде, аракыны җитештерү дә арзанга төшә. Шуңа республикабыз территориясендә дә ул шактый арзан бәядән таратыла. Әмма легаль заводларда җитештерелсә дә, исерткеч эчемлекләр Татарстанга кертеләсе булгач, аның сыйфаты турында артык кайгыртып тормыйлар” , - дип сөйләде Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе.
Контрафакт алкоголь – cәламәтлеккә зарар
Соңгы елларда алкоголь эчемлекләр кулланып агуланучылар саны кимүгә таба бара дип белдерде Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина. Узган елны 1137 шундый очрак теркәлгән. Ә менә контрафакт хәмердән үлүчеләр саны билгеле бер дәрәҗәдә саклана – узган елны бу сәбәптән 289 кеше якты дөнья белән хушлашкан.
Быел алкоголь белән агуланучылар Тукай, Баулы, Чистай, Мамадыш, Менделеевск, Бөгелмә, Саба, Яшел Үзән районнары, Казан шәһәрендә булган. Барлыгы 642 кеше зарар күргән. Алар арасында күп өлешне, нигездә, эшсезләр тәшкил итә. Агуланучылар арасында ел саен балалар һәм үсмерләр дә була икән. Быел, әйтик 14 яшькә кадәрге 11 бала алкоголь кулланып хастаханәләргә эләккән.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА