ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2013 ел
дүшәмбе
Урып-җыю эшендә югары хезмәт нәтиҗәләре өчен премия алучылар арасында “Бөреле” комбайнчылары Илнар Галиәхмәтов һәм Марат Ганиев тә бар. Алар икесе  дә яңа “Нью Холланд” комбайннарында эшлиләр.
Изге Рамазан аенда  Мөхәммәд пәйгамбәребезгә  Коръән  иңдерелә, шуңа күрә ул ислам динендә иң көтеп алына торган  кадерле ай санала. Рамазан  дин тотучылар өчен генә түгел,   барлык мөселманнар өчен дә бик әһәмиятле. Аллаһы Тәгалә юлына басучылар, Коръәндә  кушылганча,  30 көн буена  ураза тоттылар.  Шушы ай дәвамында алар  бары  тик  изге  гамәл-ләр генә кылырга тырыштылар.
Безнең  районда   күп фатирлы  йортларны капиталь ремонтлау дәвам итә.
Татарстан башкаласы Казан шәһәрендә үткән Универсиаданы бөтен республика халкы  түземсезлек белән дә, шатланып та, бераз  шомланып та каршы алды.

18
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Төхвәтуллиннар гаиләсе белән моннан биш-алты ел элек танышкан идем: Габделфәрт Гәрәй улы – Бөек Ватан сугышы ветераны, Факия Сәмигулла кызы – тыл хезмәтчәне. Ни кызганыч, Факия апа  90 яшьлеген үзе генә каршылады, кадерле ире бакый дөньяга күчкәнгә инде дүрт ел булган.

17
июль, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елгы Универсиаданың тамаша кылу өчен иң кызыклы  ярышларыннан берсе, һичшиксез,  бадминтон  уеннары. Алар  теннис  академиясендә  уза, бадминтон турнирлары судьясы – якташыбыз  Нурлан  Идрисов  белән дә шунда  очраштык. Бу көнне   ярыш нәтиҗәләре буенча ялгыз һәм парлы разрядларда, шулай ук микстта  5 бронза  бүләк иясе ачыкланырга  тиеш иде.
Узган атнадагы семинарда анда катнашучылар   алда торган урак өстен уңышлы үткәрү турында фикер алыштылар.  Урып-җыю башланыр  алдыннан  традицион  җыен  бу  юлы  “Высокогорская” агрофирмасының Дөбъяздагы машина-трактор паркында узды. 

15
июль, 2013 ел
дүшәмбе
Соңгы вакытта безнең районда актив торак төзелеше алып барыла. Бу гаҗәп тә түгел: фатир мәсьәләсе һәрвакыт актуаль.  Социаль ипотека буенча фатир алырга теләүчеләр чираты арта гына бара.  Шушы һәм башка торак программалары буенча безнең хәбәрчебез Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Алмаз Хәкимовка мөрәҗәгать итте.

11
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бу көннәрдә без Бөек Ватан сугышы тарихыннан тагын бер истәлекле көн – Курск дугасындагы көрәшнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез. Әлеге көрәш 1943 нче елның җәендә булды һәм ул  5 июльдән 23 августка кадәр 50 көн һәм төн дәвам итте.
Туксан яшь... Екатерина Николаевна  бу елларның ничек узып киткәнен сизми дә кала. Әле кичә генә яп-яшь кыз, яңа көн башлануга сөенә-сөенә,  чыклы үләннәрдән яланаяк йөгереп йөргән кебек. Бүген ул туып-үскән Новая Белка  авылы да юк инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International