
2013 елгы Универсиаданың тамаша кылу өчен иң кызыклы ярышларыннан берсе, һичшиксез, бадминтон уеннары. Алар теннис академиясендә уза, бадминтон турнирлары судьясы – якташыбыз Нурлан Идрисов белән дә шунда очраштык. Бу көнне ярыш нәтиҗәләре буенча ялгыз һәм парлы разрядларда, шулай ук микстта 5 бронза бүләк иясе ачыкланырга тиеш иде.
– Нурлан, сез әле студент килеш ничек итеп Бөтендөнья Универсиадасы ярышлары судьясы була алдыгыз?
– Мин физкультура, спорт һәм туризмның Идел буе дәүләт академиясендә укыйм. Балачактан ук спорт: йөзү, самбо, хоккей һәм, әлбәттә, футбол белән шөгыльләнәм, хәзер вакытымның күп өлешен дә нәкъ менә аңа бирәм. Мин балачакта каникулларны әбием янында – Дөбъязда уздыра идем, анда спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күп. Без бер-беребезне уздыра-уздыра йөгердек, йөздек һәм велосипедларда йөрдек. Гөлнара апам белән велосипедка утырып Солабашка да барып кайта идек. Малайлар белән футбол матчлары оештырдык.
– Ә бадминтонны ничек сайладыгыз?
– Бадминтон – спортның бик мавыктыргыч төре. Ничектер Алсу апам мәк-тәптә яшь хәрәкәт инспекторлары ярышында башлангыч медицина ярдәме күрсәтү буенча беренче урынны яулады һәм аны бадминтон өчен кирәкле тупланма белән бүләкләделәр, икенче парын исә әти-әнием алып бирде, менә шулай без уен белән мавыгып киттек. Ә инде спорт академиясендә укый башлагач, анда бадминтон сәгатьләре уздырылды. Бервакыт студентлар спартакиадасы алдыннан тренер әлеге турнирда судья булып эшләп алырга тәкъдим итте. Башта икеләнебрәк торсам да, соңыннан риза булдым.
Шушы турнирны уздырганнан соң мине бүтән ярышларга: Татарстан Республикасы чемпионатына, аннары Россия чемпионатына, ТР Кубогына, суперлига ярышларына чакыра башладылар.
Февральдә Казанда ФИСУ халыкара семинары узды, анда мин дә катнаштым һәм “Бадминтон буенча 3 категорияле спорт судьясы” дигән исем алдым. Бу миңа шулай ук линиядәге судья сыйфатында Бөтендөнья Универсиадасында катнашу хокукы бирде.
– Универсиада башка ярышлардан кайсы ягы белән аерыла?
– Мин теләсә нинди спорт чараларына уңай мөнә-сәбәттә торам, шундый күп кеше катнаша торганына бигрәк тә. Бөтен-дөнья студентлар уеннары – безнең шәһәр өчен чын мәгънәсендә искиткеч зур вакыйга һәм, спортчы буларак, судья буларак, минем өчен өйрәнү һәм дөньякүләм тәҗрибә туплау да. Универсиада туган шәһәремнең йөзен үзгәртте, хәзер Казан Европа башкаласын хәтерләтә.
Шушы вакыйганың бер өлеше була алуыма бик шатмын. Миңа төрле илләр спортчылары һәм җанатарлары белән очрашырга туры килде, инглиз телен бик яхшы белмәвем аркасында мәгълүм кыенлыклар килеп чыккалады, әл-бәттә, әмма чит ил кешеләре белән аралашу миңа бик ошады һәм күңелле булды. Хәзер алда олимпиада, аңа әзерләнәчәкмен һәм инглиз телен өйрәнәчәкмен.
– Нурлан, сезгә спортта да, укуыгызда да уңышлар телибез.
Разия АБЗАЛОВА