Факия Төхвәтуллина: «Бәхетемә, тормыш иптәшем әйбәт булды»

2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе




Төхвәтуллиннар гаиләсе белән моннан биш-алты ел элек танышкан идем: Габделфәрт Гәрәй улы – Бөек Ватан сугышы ветераны, Факия Сәмигулла кызы – тыл хезмәтчәне. Ни кызганыч, Факия апа  90 яшьлеген үзе генә каршылады, кадерле ире бакый дөньяга күчкәнгә инде дүрт ел булган.


Факия апа бүген  улы  Габделхак, кызы Рәшидә һәм оныгы Алмаз белән яши. Аны олы юбилее белән котларга Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин килгән көнне җыйнак, матур  квартирага  балалары, оныклары һәм оныкчыклары  җыелган иде. Ул  юбилярга  Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, чәчәкләр һәм бүләк тапшырды.


– Сез үз гомерегездә күп кыенлыклар кичергәнсез, Ходай Тәгалә менә шуның өчен  озын гомер биргән, – диде Рөстәм Галиулла улы. – Намуслы хезмәтегез, ныклы ихтыяр көчле булуыгыз, тугрылыгыгыз һәм әйбәт балалар тәрбияләвегез  өчен рәхмәт  сезгә.  


Юбилейлар һәрвакытта да күңелдә хатирәләр уята. Факия апа  да  шатлыклары һәм борчулары, бәхетле мизгелләре һәм кыенлыклары белән исендә  калган  тормышын күз алдына китерде. Ишле гаилә – биш бала үскәнлектән, аңа кечкенәдән үк җиңел булмый.  Авыл җирендәге башка  гаиләләрдәге кебек, Факиягә дә өй эшләрендә әнисенә булышырга, эне-сеңелләрен карарга туры килә. Колхоз эшенә  дә  бик яшьли чыга. Агач кисүдә – урманда  эшләргә һәм көчле-куәтле ирләр өчен дә авыр булган хезмәтне башкарырга туры килгән сугыш елларын аеруча ачынып искә ала.


– Миңа калса, кырык яшькә  кадәр  яшәмәдем дә кебек, – ди Факия апа, – чөнки һәр көн яңа сынаулар алып килә иде. Башта киеренке, авыр физик хезмәт, аннары гаилә, балалар турында кайгырту. Кайнатам биш ел урын өстендә ятты, аны карарга туры килде. Җәмәгать, производство  эшләреннән дә берәү дә азат итмәде – ничек булдырасың, шулай өлгер генә. Көпчәктәге тиен кебек бетерелергә туры килде. Яшь чак, көчле чак, шуңа күрә  кыенлыкларга түзелгәндер  инде.


Факия апа иреннән уңуын яшерми,  бу аның иң олы бәхете була. Менә шуңа күрә тормыш авырлыклары да җиңелрәк кичерелгәндер. Алар бер-берсен аңлап, 64 ел тату гомер итәләр.


– Безне сугыштан соң бер хатын таныштырды. Кара-каршы утырдык та, сөйләшеп киттек, шунда ике  сәгать вакытның узганын сизми дә калганбыз. Ул үзе, гаиләсе, сугыш һәм ничек 19 яшендә фронтта аяксыз калуы  турында сөйләде, ә мин – үзем, туганнарым турында.  Тәүге  минутлардан  ук  безгә  янәшә тыныч һәм рәхәт  иде. Хәтта аның инвалид булуына да игътибар итмәдем, – ди Факия апа.


Очрашалар, иркенләп  утырып сөйләшәләр, бер-берсен ошаталар һәм өйләнешеп тә куялар. Шуңа күрә гаилә кору озаклап бер-берсен озатышып йөрүләр, капка төбендә кич утырулар, мәхәббәт утында янып-көюләрсез генә була.


– Габделфәрт үзен беркайчан да инвалид санамады, тулы көченә эшләде, нәрсәгә  тотынса, шуны башкарып чыкты. Без өйне дә үзебез салдык, – дип исенә төшерә Факия апа. – Ирем гүр иясе булганнан соң да минем  турыда  кайгырта – фронтовикның тол калган хатыны буларак, ветераннар өчен төзелгән яңа йорттан квартира алдым. Мондый бүләк өчен район һәм республика җитәкчеләренә дә бик зур рәхмәт.


Төхвәтуллиннар Биектауга  1967 нче елда кил-гәннәр. Гаилә башлыгын яңа төзелгән авторемонт заводына баш экономист итеп чакыралар. Алар предприятиегә  генә  түгел,  эшчеләр  поселогына да нигез салынуның башлангыч чорына туры килгәннәр. Төхвәтуллиннар күченеп килгәндә биредә  бары бер генә йорт була, шуннан аларга ике бүлмәле квартира бирәләр. Әйләнә-тирәдә кызу темпта  төзелеш эшләре бара. Факия апа завод ашханәсендә эшли башлый. Кирәге  чыкканда андаге хезмәткәрләр белән бергә төзелеш объектларына да чыгарга туры килә. Ул елларда бик  күп  өмәләр уздырыла, ул аларның барысында да актив катнаша. 1978 нче  елда авторемонт заводыннан пен-сиягә  китә.


Юбиляр бүген янәшәсендә балалары булуга бик шат. Олы кызлары Гөлфия белән Мөршидә пенсиядә инде. Улы Габделхак – 1 нче Биектау урта  мәктәбендә  технология укытучысы. Кече кызы Рәшидә салым инспекциясендә эшли. Факия апа оныклары Марат белән Азатның уңышларына сөенеп туя алмый: беренчесе Казан шә-һәрендәге транспорт предприятиесендә эшли, икенчесе – Биектау район больницасында хирург. Оныкчыклары  Тимур белән Динә әбиләрен гел куандырып торалар.


– Аллага шөкер,  әни  яныбызда, әле үз аягында. Сәламәтлеге нык дип әйтеп булмаса да, өйдә әйбәт  кенә йөри, кирәге   килеп чыкса, үзен үзе карый да ала.  Без аны бик яратабыз, – ди Рәшидә.


Факия апаны 90 яшьлек юбилее белән котлап, күңел  күтәренкелеге,  җан  тынычлыгы, имин тормыш  телибез.

 



Сания ШАКИРОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International