Йортлар ремонтлана

2013 елның 19 августы, дүшәмбе




Безнең  районда   күп фатирлы  йортларны капиталь ремонтлау дәвам итә.


Шәпше  авылы һәм Дачное бистәсендә урнашкан ике  йортта  планлаштырылган эш инде 100 процентка үтәлгән. Калганнарында (Биектау авылында, Киндерледә, Чыпчыкта, Бөреледә, Бимәрдә, Коркачык авылы  һәм Коркачык  станциясендә) эш  ахырына якынлаша.


Быел капиталь ремонтны  дүрт подрядчы алып бара.  Россия, республика бюджетыннан һәм гражданнардан  җыйган акчадан 20,1 миллион сум сарыф ителгән. Капиталь ремонт программасы  эшли башлаганнан бирле безнең районда 230 йорттан 104 е ремонтланган.

 




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International