Татарстан башкаласы Казан шәһәрендә үткән Универсиаданы бөтен республика халкы тү-земсезлек белән дә, шатланып та, бераз шомланып та каршы алды.
Террорлык актлары булмыйча, тыныч кына узсын иде, дигән уй белән яшәдек ул вакытларда. Газета битләреннән, телевизордан көндәлек яңалыкларны карап бардык. Универсиада турында “Биектау хәбәрләре” газетасында чыккан мәкалә-ләрне аеруча дулкынланып укыдык, чөнки анда безнең район спортчылары да катнашты бит.
Минем бу язмам Универсиадада көрәш буенча катнашып, чемпион исемен алган Нәфис Миңнебаевның тренеры, Биектау спорт комплексында эшләүче Данис Сәлахетдинов турында.
Яшүсмер вакытында Сабантуйларда көрәште. Тугызынчы сыйныфта укыганда, Мүлмә авылы Сабантуенда көрәшеп, 1986 нчы елда батыр калды. 10 нчы сыйныфта укыганда 75 килограмм авырлыктагы яшьләр арасында батыр калды. 1987 нче елда 18 яшькә кадәрге яшьләр арасында Чистайда үткән ярышларда Татарстан чемпионы исеменә лаек булды.
10 нчы сыйныфны тәмамлагач, Казанга барып, автослесарь булырга укырга керде. Аннан соң 2 ел армия хезмәте. Армиядән кайткач, Дәрвишләр бистәсендәге төзелеш техникумында укыды. Аны тәмамлагач, Казан педагогия институтының физкультура-спорт бүлегенә укырга керде. Укыган чорларда да Данис, республика ярышларында катнашып, чемпион исеме алды. 3 мәртәбә Биектау районының абсолют батыры исеменә лаек булды. Көрәш буенча 1995 нче елда Пермь өлкәсе Барда районының абсолют батыры исемен яулады.
Төзелештә дә эшләде ул. 2003 нче елда Ханты-Мансийскиның Няген шәһәрендә көрәш буенча абсолют батыр исемен алып кайтты Данис. Казан шәһәрендә үткәрелгән Сабантуйларда да күп тапкырлар батыр калды ул. Данис Сәлахетдинов Биектауда спорт комплексында тренер буларак күп кенә спортчылар, спорт мастерлары тәрбияләде.
Алар арасында Казан егете Радик Фәйзуллин, Коркачык авылы егете Рәмис Хәйруллиннар бар. Яшүсмерләрдән бабасы да, атасы да көрәшче Айнур Гыйниятуллинның көрәш буенча нәтиҗәләре әйбәт. 2012 нче елда Алабугада үткәрелгән ярышта III урын, Казанда үткәрелгән татарча көрәш ярышында II урынны алды. Көрәшкә өйрәтү тренердан сабырлык, түземлелек, зур осталык та сорый бит. Данис үз шәкертләренә таләпчән дә була белде.
Ул команда белән 2000 нче елдан бирле эшли.
Районга яңа җитәкче Рөстәм Кәлимуллин килгәч, аның спортка зур игътибар бирүе нәтиҗәсендә милли көрәш яңа сулыш, яңа төсмер алды, зур адымнар белән яңа уңышлар яулый башлады. 2009 нчы елда авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән ярышта Биектау районы II нче урын алды. Өч атнадан соң Татарстан беренчелегенә ярышларда 1 нче урынны алды.
2012 нче ел аеруча нәтиҗәле булды. Авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән ярышта I нче урын, Татарстан беренчелегенә үткәрелгән ярышта II нче урын, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә Әл-мәттә үткәрелгән ярышта III нче урынны алды Биектау көрәшчеләре.
Район җитәкчесе Рөстәм Кәлимуллин уңышларга канәгатьләнеп, туктап калмый. Спорт ярышларын һәрвакыт күзәтеп тора, файдалы киңәшләрен бирә.
Универсиадада катнашкан Ветеринария институтының II нче курс студенткасы Анастасия Козявина да Биектау районы Бимәр авылы кызы бит. Ул самбо көрәше буенча алтын медаль алды. Биектау районыннан 2 чемпион булу барыбызны да шатландырды.
Бу уңышларга район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның спортка зур игътибары, тренерларның дәвамлы эшләүләре, спортчыларыбызның искиткеч тырышлыгы аркасында ирешелде.