Кешенең төп байлыгы – аның гаиләсе

2013 елның 11 июле, пәнҗешәмбе





Туксан яшь... Екатерина Николаевна  бу елларның ничек узып киткәнен сизми дә кала. Әле кичә генә яп-яшь кыз, яңа көн башлануга сөенә-сөенә,  чыклы үләннәрдән яланаяк йөгереп йөргән кебек. Бүген ул туып-үскән Новая Белка  авылы да юк инде.


Катяның әтисе тимерче – оста куллы кеше була.  Авылда бөтенесе дә алдан ук белеп торалар: берәр нәрсә ватылса, Николай аны хәзер төзәтеп бирәчәк. Ул елларда җидешәр балалы гаиләләр гадәти күренеш була, балалар  күбрәк булган саен  эшче куллар да күбәя бит. Катя дүртенче бала булып туа, аңа үзеннән кечерәкләр турында кайгыртырга туры килә. Кызчыкның ваемсыз балачагы алты яшендә, әнисез калгач тәмамлана. Ишле гаиләнең тормышы авыр була, өс һәм аяк киемнәрен саклап кына тоталар, өлкәннәрдән калганны кечкенәләр кия. Катя өч сыйныфны тәмамлый, шуннан соң укуын дәвам иттерү мөмкинлеге булмый. 1937 нче елда кемнеңдер яла ягуы аркасында, халык дошманы дип, әтисен атып үтерәләр. 14 яшендә Катя эне-сеңелләре, абый-апалары белән бөтенләй ятим кала. Кечкенәдән хезмәткә өйрәнеп  үскәнлектән, колхозда эшлиләр. Шунысы гаҗәп, берсе дә язмышларыннан зарланмый.


...Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк башланган мобилизация  авылны ир-атларсыз калдыра. Себергә хезмәт армиясенә дә разнарядка килә. Авылдан берничә кызны, шул исәптән Катяны да Кемерово өлкәсенә  җибәрәләр. Үз теләкләре белән ялланган яшь кызлар  фермада  сыер савалар, урман кисүдә  эшлиләр. Менә шулай дүрт ел дәвам итә. 1946 нчы елда кызлар өйләренә кайтырга булалар.  Туган якларын шуның кадәр дә сагыналар, хәтта документсыз, акчасыз юлга чыгалар. Кайтып җиткәч тә ул  Николаевка авылында туганнан туган апасы янында яши башлый. Озак та үтми, фронтовик, Бөек Ватан сугышы инвалиды  Александр Трофимович Романов белән таныша.


Сугыш елларында  аның әти-әнисенә ике тапкыр үлем кәгазе килә, әмма ана йөрәге улының исән икәнлеген сизенә. Александрның көрәш кырында  аягы нык  яралана һәм ул бик озак госпитальләрдә дәвалана.  Сугыш аны аяксыз калдырса да,  рухын сындыра алмый. Аның  бик тә яшисе килә. Катя белән очрашу  элекке фронтовикның тормышын тамырдан үзгәртә: бер-берсен ошатып йөрү тиздән җитди мөнәсәбәткә әверелә һәм яшьләр 1951 нче елның  8 нче мартында өйләнешәләр. Бер-бер артлы Михаил, Надеҗда, Любовь, Татьяна, Николай  дөньяга аваз сала.


Екатерина Николаевна   “Шверник” колхозында эшләвен дәвам итә. Иртә яздан башлап караңгы көзгә кадәр ул басулардан, ындыр табагыннан кайтып керми. Аннары колхоз ашханәсендә  аш пешерүче булып эшли. Әмма беркайчан да гаиләсен онытмый – ире, балалары турында  һәрдаим кайгыртып тора. Аның аш-суга осталыгыннан авылдашлары да файдалана – бәлеш пешереп бирү, аш әзерләү үтенечләре белән еш мөрәҗәгать итәләр.


70 нче еллар башында Романовлар гаиләсе Николаевкадан  якында гына төзелеп килүче яңа Шәпше поселогына урнаша. Яңа Шәпшедә  беренче яшәүчеләр 1969 елда пәйда булуын исәпкә алсак, Романовларны  авылның иң өлкән кешеләре буларак курыкмый атарга мөмкин.


Екатерина һәм Александр Романовларның барлык балалары үсеп җиткән, һөнәр алган, гаилә корган. Теләсә кайсы кешенең төп байлыгы – аның туганнары һәм якыннары. Бу яктан да Екатерина Николаевна – бәхетле кеше, аның   ун оныгы һәм алты оныкчыгы бар. Барысы да аны ярата һәм кадерли.


Күптән түгел генә Екатерина Романова 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.  Шәпшенең иң өлкән кешеләренең берсен котларга  Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге хезмәткәрләре, “Серп и молот” җаваплылыгы чикле ширкәте җитәкчесе Анна Захарова, Шәпше авыл җирлеге хезмәткәрләре килде. Николай Романов йортының ишекләре (анда юбиляр улы Николай гаиләсе белән бергә яши)  бер генә минутка да  ябылмады: туганнары, күршеләре һәм дуслары Екатерина Николаевнаны котларга, аңа  сәламәтлек һәм озак еллар буе туганнарын үзенең йөрәк җылысы белән сөендереп торуын теләргә ашыктылар.



Елена МАРТЫНОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International