Бүген Татарстанның Мөслим районы башлыгы алмашына. Әлегә кадәр бу вазифаны башкарган Ришат Хәбипов эш урыныннан китә. Мөслим башлыгы вазифасына исә Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, административ-техник инспекция башлыгы Рамил Муллин килә.
Республиканың Мөслим районында башлык алышыну турындагы хәбәрне “Татар-информ” агентлыгына сылтама белән “Ватаным Татарстан” газетасы таратты.
Рамил Муллин Мөслим районында туган. Казан медицина университетын тәмамлаган, санитария табибы, Мөслим районы сәламәтлек саклау бүлеге мөдире булып эшләгән. 2003 елда Казан дәүләт университетында юрист белгечлеген алган. 2006 елдан Түбән Кама районы башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкара, ә 2010 елда Казанның административ-техник инспекциясенә күчә.