Казан, Татарстан, Россия турында бар дөнья белерлек итеп языгыз. Эш беткәч, барыбыз бергә әлеге вакыйганы билгеләп үтәрбез. Татарстан Президенты журналистларга әнә шундый максат куйды.
Бүген иртәнге сигездән рәсми рәвештә Универсиаданың төп Медиа үзәге үз эшен башлап җибәрде. Иртә таңнан биредә төрле илләрдән килгән журналистлар да Казандагы Уеннар турында яза башлады. Әлеге үзәкнең эше белән һәм, гомумән, Универсиаданың яктыртылышы мәсьәләләре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та танышып чыкты. Соңрак ул журналистлар белән аралашып алды.
Каләм әһелләре Президенттан беренче булып стадион турында фикерләрен белеште, турыдан бәреп мәҗбүри эшләтүләр турындагы сорау да бирелде. “Сезнең улыгыз-кызыгыз булса, сез бит аларны ашарга мәҗбүр итәсез. Кирәк очракта без дә теге яки бу эшне ашыктырырга тырыштык. Ләкин эш анда түгел. Стадион, беренчедән, шәһәрдә бик уңайлы урнашты. Һәм мондый стадион Россиядә әле бердәнбер. Без үз стадионыбыз белән горурлана алабыз”.
Президент белән журналистларның эш шартларын тикшереп чыккан Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе генераль директоры Олег Добродеев белән “Спорт тапшырулары” оешмасы җитәкчесе Василий Кикнадзе да стадионнан канәгать калган.
Олег Добродеев Казанда өч ел булмаган икән. Хәзер исә ул Татарстан башкаласын бөтенләй танымаган. Профессиональ эшчәнлеккә килгәндә, бүгенге көндә спорт журналистикасы дөньясындагы барлык заманча мөмкинлекләр дә Казанда булдырылган. Ул шулай ук быелгы Уеннар үзенә күрә Сочи Олимпиадасы алдыннан медиа-эшчәнлеккә репетиция ролен дә башкарачагы хакында белдерде. Василий Кикнадзе Универсиада турындагы тапшыруларны яктырту эшчәнлегенә соңрак бәя биреләчәген искәртте.
Мәскәү журналистларының Президентка мөрәҗәгать итеп, “бүгенге күзлектән караганда, Универсиадага әзерлек барышында иң кыены нәрсә иде һәм әгәр дә тагын мөмкинлек чыкса бу эшкә тотыныр идегезме?”, дигән сорауларга җавапны Рөстәм Миңнеханов икенчесеннән башлады. “Һичшиксез, тотыныр идек. Һәм барын да тагын да яхшырак итеп эшләр идек, чөнки инде тәҗрибәбез бар. Иң кыены исә Универсиаданы үзебездә үткәрү хокукын яулау иде, калганы инде көндәлек эшләр генә ул”, - диде республика җитәкчесе.
Иң соңыннан журналистлар Президенттан үзләренә нинди теләге барлыгы белән кызыксынды. “Объективлык сорыйм сездән”, дип теләде Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, шушы биш ел эчендә бик күп эшләр башкарылды, Уеннар ярдәмендә Казанны, Татарстанны, Россияне таныту мөмкинлеге дә туды. Димәк, бурыч әнә шул үзебезне таныту белән бәйле дип аңларга кирәк. “Әйдәгез, бергәләп эшлик, аннан инде бергәләп әлеге вакыйганы билгеләп тә үтәрбез”, - диде Президент, эшнең бик күп булачагына ишарәләп.