Татарстан Милли музеенда “Татар халык костюмы” дигән үзенчәлекле күргәзмә эшли башлады. Әлеге проектта Россиянең 48 музеннан килгән экспонатларны күрергә мөмкин.
XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының Мәдәни программасы уңаеннан тормышка ашырылган бу күргәзмәдә беренче тапкыр татар халкының сирәк очрый торган костюм үрнәкләрен Россиянең Санкт-Петербург, Әстерхан, Самар, Сарытау, Ижау, Ульян, Йошкар-Ола, Сарански, Пермь, Төмән һ.б. шәһәрләрендәге, шулай ук Татарстанның 36 музеенда сакланучы экспонатлар тупланган.

Милли музейның генераль директоры, тарих фәннәре докторы Гөлчәчәк Нәҗипова фикеренчә, татарның милли мирасы хакында сөйләүче бу күргәзмә кунакларга гына түгел, татарстанлыларның үзләренә дә кызыклы. булачак. “Республикабызда һәм Россиядә урнашкан музейларның күбесендә татар костюмнары саклана икән. Шуларны барладык, җыйдык һәм үз музеебызда күрсәтәбез. Санкт-Петербургның этнографик музеенда, Кунсткамерадагы фондлардан сирәк чыгарыла торган татар костюмнары килде. Алар XIX гасырның беренче яртысына, ә кайбер үрнәкләре XVIII гасырга барып тоташа. Костюм бит ул – комплекс: күлмәк, эчке күлмәк, ыштан, баш, аяк киеме һәм бизәнү әйберләреннән тора. Тулаем сакланган комплекслар бик сирәк очрый. Әммә Кунсткамерада андый этнографик комплекслар бар. Үзебездә дә берничә тулы экспонат саклана. Әлбәттә, без бу күргәзмәне үзенчәлекле проект дибез, чөнки беренче мәртәбә Татарстаннан шундый күлмәкләр, татар костюмының элементларын җыя алдык. Совет чорында иң бай тупланмалар Мәскәүгә, Петербургка киткән, кайберләре генә Казанда калган. Үзгәртеп кору чоры вакытында аерым-аерым музейлар нәтиҗәле эш алып барды һәм алар үзләрендә шактый мәгълүмат һәм экспонат туплаганнар. Татар халык киеме үрнәкләрен тулы бер күргәзмәдә без беренче тапкыр күрсәтүебез”, - дип сөйләде безгә Гөлчәчәк Нәҗипова.

Әлеге проект фәнни яктан да әһәмияткә ия. Чөнки татар костюмының кайбер элементлары турында Европа сәяхәтчеләренең борынгы рәсемнәрендә сакланып калган үрнәкләр аша гына фикер йөртергә мөмкин. Күргәзмәне XVIII-XX гасырга караган график хезмәтләр һәм рәсемнәр, XIX гасырның икенче яртысында төшерелгән фотолар да баетып тора.
Мөршидә КЫЯМОВА. Шамил АБДЮШЕВ фотолары