ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2016 ел
шимбә

Каникул җитү белән, мәктәп укучыларының буш вакытлары күбәя. Димәк, балалар һәм яшүсмерләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре  тагын да арта дигән сүз. 17-31 мартта Татарстанда узган “Язгы каникуллар” дигән махсус профилактик чара әнә шуларны киметүгә юнәлтелде.

3-9 апрель көннәрендә Казанда информатика буенча XXVIII Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы үтә. Монда илебезнең 52 төбәгеннән 200-дән артык укучы – Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы җиңүчеләре һәм призерлары катнашачак.

 3 апрель көнне «Калеб» яңа буын җыены «Такташнонстоп» арт-перфомансы уздыра. Чарада һәр теләүче сәхнәгә чыгып Такташ шигырьләрен укый алачак.

Бүген Казанда үсешләрендә үзенчәлекләр булган балалар эшләреннән торган күргәзмә оештырыла. Шәһәр халкы аутист балалар эшләгән уникаль 45 экспонатны күрә алачак.Чара И.Зарипов исемендәге балалар сәнгать галереесында уза.

 Башкалабыз Казанда 2016 ел башыннан торак 8 % кыйммәтләнгән. Март аенда квартир бәясенең квадрат метры уртача 65 972 сум тәшкил итә. Бу сан февральнеке белән чагыштырганда 5, 46 % күбрәк.

Казан каласының Галиев мәчетендә (Г.Тукай урамы, 40) ислам фәннәре буенча дәресләр алып барыла, вәгазьләр сөйләнелә. Укулар атна дәвамында тәҗвид, хәнәфи фикъһы, Коръән тәфсире һәм хәдис фәннәре буенча оештырыла.

Мәгълүм булганча, Кытайда 1970-еллардан бирле "Бер гаилә - бер бала" дигән сәясәт яшәп килде.Халык саны күп булу сәбәпле кытайлыларга гаиләгә икенче бала алып кайту өчен зур суммада акча түләргә кирәк иде.

"Хәзинә" милли сәнгать галереесендә Муса Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан оештырылган күргәзмә 5 апрель көнне ябылачак.

2 апрельдә Татарстанда Россия Дәүләт Думасына сайлауларда “Бердәм Россия” партиясенең алдан тавыш бирүдә катнашучылары арасында дебатлар башланды. Май аена кадәр һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә уздырылачак дебатларда чыгыш ясау мәҗбүри. Беренче дебат Россиянең сәнәгать сәясәте темасына, сәнәгатьне үстерү, көндәшлекне күтәрү мәсьәләләренә багышланды.

Бүген Казанда "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" дигән дини әхлак тәрбиясе һәм Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде.Быел ул унтугызынчы мәртәбә уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International