Бүген Казанда үсешләрендә үзенчәлекләр булган балалар эшләреннән торган күргәзмә оештырыла. Шәһәр халкы аутист балалар эшләгән уникаль 45 экспонатны күрә алачак.Чара И.Зарипов исемендәге балалар сәнгать галереесында уза.
Күргәзмәдән тыш, балалар өчен мастер-класслар оештырыла. Алар киез һәм кәгазьдән кул эшләнмәләре ясаячаклар, бирегә килүчеләр каршында акварель белән рәсем ясаячак.
Күргәзмә экспонатлары булып торачак эшләрне балалар, аутист балалар өчен гамәлгә ашырыла торган “Йөрәктән йөрәккә” арт-терапиясе буенча каралган иҗат дәресләре вакытында әзерләгәннәр, ди проект авторлары. Бу проект озак вакытка каралган һәм мөмкинлекләре чикле балаларга иҗади яктан камилләшү өчен ярдәм булып тора.
Кул эшләнмәләрен әзерләүдә балаларга рәссамнар һәм шәһәр укытучылары ярдәм иткән. Дәресләр шәһәрнең төрле мәйданчыкларында үтт.