Кытайда яшәүче татарларга өч бала табарга рөхсәт иткәннәр

2016 елның 2 апреле, шимбә

Мәгълүм булганча, Кытайда 1970-еллардан бирле "Бер гаилә - бер бала" дигән сәясәт яшәп килде.Халык саны күп булу сәбәпле кытайлыларга гаиләгә икенче бала алып кайту өчен зур суммада акча түләргә кирәк иде.

Шулай да авыл җирләрендә яшәгән кече халыкларга күпмедер ташламалар бар. Узган ел Кытай хөкүмәте ике бала табарга рөхсәт бирде. Ә өченче бала өчен  "штраф". Ә менә кече халыкларга, шулай ук татарларга -өченче баланы да "Штраф"сыз гына алып кайтырга мөмкин.

Татарлар Кытайда яшәүче һәм ислам динен тотучы ун милләтнең берсен тәшкил итә. Татарларның күп өлеше Синьцзян, Чанцзи-хуэйск автономияле округында, Или һәм Чэн районнарында яшиләр. 2000 нче елгы статистика мәгълүматлары буенча Синьцзянда 5 меңгә якын татар яши. Шулай ук Пекинда, Тяньцзин, Харбин, Чжэнчжоу һәм башка зур шәһәрләрдә татарлар яшәве билгеле.

Татарларны Кытайда ике төрле атап йөртәләр - «татарлар» һәм «дадань». Бу илгә татарлар ике этапта күчеп килә. XIX гасырның беренче елларында һәм икенче Бөтендөнья сугышыннан соң.Татарлар уйгыр һәм казахлар белән катнашып яшиләр. Шунлыктан алар уйгыр һәм казах язуын кулланалар, ислам динен тоталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International