Дебатларда лидерлар ачыклана

2016 елның 2 апреле, шимбә

2 апрельдә Татарстанда Россия Дәүләт Думасына сайлауларда “Бердәм Россия” партиясенең алдан тавыш бирүдә катнашучылары арасында дебатлар башланды. Май аена кадәр һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә уздырылачак дебатларда чыгыш ясау мәҗбүри. Беренче дебат Россиянең сәнәгать сәясәте темасына, сәнәгатьне үстерү, көндәшлекне күтәрү мәсьәләләренә багышланды.


Мәгълүм булганча, “Бердәм Россия” партиясе алдан тавыш бирү көнен 22 майга билгеләде. Бу көнне бөтен төбәкләрдә дә халык “Бердәм Россия” партиясеннән Дәүләт Думасына җиденче чакырылыш депутатлыкка кандидат булырга лаек кешеләрне сайлый алачак. Татарстанда бүгенге көндә инде алдан тавыш бирүдә үз көчен сынап карарга теләгән 56 кандидат теркәлгән. 10 апрельгә кадәр аларның саны тагын да артырга мөмкин. Ә май азагына хәтле исә кандидатлыкка кандидатларга сайлаучылар белән очрашырга, Россиянең, төбәкләрнең үсешенә кагылышлы темалар буенча дебатларда катнашырга, фикерләрен белдерергә тәкъдим ителә.

Татарстанда Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә барлыгы 20ләп дебат узар дип көтелә. Алар он-лайн режимда  www.pg.er.ruwww.tatarstan.er.ru һәм tatar-inform.ru сайтларында трансляцияләнәчәк. Май аенда дебатлар телеэфирда дәвам итәчәк.

2 апрельдә “Бердәм Россия”нең Казандагы Татарстан төбәк бүлеге бинасында үткән беренче дебатта Россия Дәүләт Думасының гамәлдәге депутатлары Радик Ильясов һәм Фатыйх Сибагатуллин, шулай ук “Спецстройсервис” төзелеш-монтажлау компаниясе” ҖЧҖ директоры Евгений Моисеев, “Инвест–700” ҖЧҖ генераль директоры Азат Газизов, вакытлыча эшләмәүче Артем  Латыйпов, “АМИ-недвижимость” ҖЧҖ үсеш буенча директоры Эдуард Шәрәфиев һәм аларның ярдәмчеләре катнашты. Сәнәгать сәясәтенә багышланган бу сөйләшүне “Бердәм Россия”нең төбәк башкарма комитеты башлыгы Андрей Кондратьев алып барды.

Дебатларның эш тәртибе буенча, баштан һәр кандидат ике минут эчендә билгеләнгән темага карата үз фикерләрен җиткерергә тиеш булды. Аннан соң алар чиратлашып тамашачыларның сорауларына җавап бирде. Дебат кандидатларның йомгаклау чыгышлары белән тәмамланды.



Кандидатлыкка кандидатлар белдергәнчә, дебатлар гадел һәм ачык сөйләшүдә сайлаучыларга заманча вәзгыятьне аңлап кына калмыйча, көнүзәк мәсьәләләрне чишәргә сәләтле лидерларны ачыкларга ярдәм итәчәк


Тәүге дебатта чыгыш ясаучылар Россиядә кабул ителгән “Сәнәгать сәясәте турында”гы закон бүген илнең икътисадын күтәрергә, сәнәгать тармагын үстерергә, инвестицияләрне җәлеп итү өчен уңай шартлар тудырырга этәргеч бирәчәген ассызыклады. Билгеле булганча, март аенда Татарстан Дәүләт Советына да Татарстанның сәнәгать сәясәте турында закон проекты кертелгән иде. “Россиядә бу законны без унҗиде ел көттек. Әмма ул әле камилләштерүне таләп итә”, - диде Азат Газизов. “Һәр закон эш барышында өстәмәләргә, үзгәрешләргә дучар була, иң мөһиме – ул хәзер Хөкүмәтебезгә сәнәгатьне эзлекле рәвештә үстерүгә юнәлдерелгән карарлар чыгарырга җирлек тудырды”, - диде үз чиратында Радик Ильясов.

Әйтик, яңа законда инвесторларга ышаныч бирүче, эшмәкәрләрнең дә, дәүләтнең дә мәнфәгатьләрен бер дәрәҗәдә кайгырткан махсус инвестицион килешү механизмын файдалану мөмкинлеге каралган. Радик Ильясов сөйләгәнчә, төбәкләрнең сәнәгатен үстерү максатында әлеге закон индустриаль парклар, сәнәгать технопаркларын, сәнәгать кластерларын булдыруны хуплый. Ә бу шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлеккә дә аякка басарга ярдәм итә.

Шул ук вакытта Фатыйх Сибагатуллин бүгенге көндә бигрәк тә Татарстан өчен дәүләт тарафыннан оештырылган технопарклар һәм технополислар инде яңалык түгеллеген билгеләп үтте. Мәсәлән, автокомпонентлар җитештерү белән шөгыльләнүче КИП-мастер, югары технологияләр өлкәсендә мәшгуль IT-парк, авыл хуҗалыгы продукцияләрен эшкәртергә һәм сатарга булышучы Агропарк һәм башка сәнәгать мәйданчыклары уңышлы гына эшләп килә. “Үзгәртеп кору елларында Татарстан үзенең эре предприятиеләрен саклап кала алуы белән төбәкнең икътисадын ныгытуга иреште. Татарстанда көчле нефть химиясе тармагы сафка басты. Республика бу яктан башка төбәкләргә үрнәк булып тора”, - дип искә алды Фатыйх Сибагатуллин.   

Россиянең сәнәгать сәясәте илнең Сәнәгатьне үстерү фондына да зур бурычлар куя. Быел март аенда аның яңа эш стандарты расланып, Россия предприятиеләренә, бигрәк тә сәнәгать тармагында көч куючы урта эшкуарлыкка импортны алмаштыручы проектларын тормышка ашыру өчен ташламалы займнар алырга мөмкинлек булдырылды.

Дебатта катнашучылар “Россиянең сәнәгать сәясәте турында”гы законда каралган чаралар һәм механизмнар илдә яңа сәнәгать сәясәтенең, ниһаять, бердәм системасы җайга салынуын искәртте.

3 апрельдә Казанда “Милләтне саклау: мәгариф – заманча мәктәпкә нәрсәләр кирәк” дигән тема буенча дебат булачак. Анда Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, “КдинЭкоКазань” ҖЧҖ директорының юридик мәсьәләләр буенча урынбасары Родион Ефремов, “Созвездие–Йолдызлык” республиканың иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү үзәге директоры Дмитрий Туманов, КФУ доценты Зөфәр Галиев, КФУның Чаллы институтында (филиал) транспорт системалары сервисы кафедрасы доценты Андрей Швеев, “АМИ-недвижимость” ҖЧҖ үсеш буенча директоры Эдуард Шәрәфиев катнашачак.


Лилия ГАДЕЛШИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International