Муса Җәлил образы сынлы сәнгатьтә

2016 елның 2 апреле, шимбә

"Хәзинә" милли сәнгать галереесендә Муса Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан оештырылган күргәзмә 5 апрель көнне ябылачак.

17 февральдән эшли башлаган  проектта Җәлил образын чагылдырган әсәрләр тәкъдим ителде.Күргәзмәдә Татарстан кылкаләм осталарының утыздан артык хезмәте урын алган. Биредә Х. Якупов, И. Язынин эшләре белән дә танышырга мөмкин.
Тантаналы ябылышта шагыйрь Ренат Харисның "Җәлилчеләр" дигән поэмасын да яңгыратачаклар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International