3 апрель көнне «Калеб» яңа буын җыены «Такташнонстоп» арт-перфомансы уздыра. Чарада һәр теләүче сәхнәгә чыгып Такташ шигырьләрен укый алачак.
Перфоманста танылган шагыйрьләр, музыкантлар, журналистлар, актерлар да катнаша. Алар арасында: шагыйрьләр Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, актер Илдус Габдрахманов, җырчы Илназ Сафиуллин, композитор Эльмир Низамов һәм башкалар. Шигырь ташкынына Рәдиф Кашапов, Радик Сәлимов һәм Tatarsis проекты музыкасы кушылачак.
Чара 3 апрель көнне, сәгать 16 .00 да Кремль урамы 21 йортта башланачак.