Сөембикә дәвамчылары сыналды

2016 елның 2 апреле, шимбә

Бүген Казанда "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" дигән дини әхлак тәрбиясе һәм Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде.Быел ул унтугызынчы мәртәбә уздырылды.

Әлеге чара Казан һәм Татарстан балаларыннан тыш, Самарадан килгән делегация әһелләре дә катнашты.300 дән артык малайлар һәм кызлар алдан бирелгән сораулар буенча остазлар алдында имтихан тоттылар. Конкурсны җиңеләйтү өчен балалар яшь ягыннан өч төркемгә бүленде.Мөхтәрәм жюри тарафыннан сайлап алынган җиңүчеләргә зур бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International