ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2016 ел
якшәмбе

Финансистлар киләчәктә кәгазь акчаның кирәге калмаячак, акча бәйле бөтен операцияләр банклар аша башкарылачак, ди. Моңа ышанырга да мөмкин - мәгълүмати технологияләр заманында яшибез бит. Тормыш шундый тизлек белән алга бара ки, әле кичә генә яңа булган әйбер дә иртәгә инде искерергә мөмкин. Кәгазь акчалар белән эш итүдән дә әкренләп читләшә барабыз.

Кояш һәм  тотрыклы плюс билгесендәге температураларны әле бер атна көтәргә туры киләчәк. Термометрлар күрсәткечләре +10+12 градус дәрәҗәсенә киләсе атнаның ахырына гына күтәреләчәк. 10 апрельдә +12, ә 11 апрельдә +13 градус вәгъдә ителә.

Кичә 20.40 сәгатьтә “Галәм әхрамы” янындагы тимер юл переездында ВАЗ-2170 автомобилен поезд бәреп китә.

Галимнәр тикшеренүләре күрсәткәнчә, 1975 елдан башлап кеше массасы һәр 10 ел саен 1,5 килограммга арта.

Мәктәпләр физкультура буенча программага самбо элементларын кертә ала. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр итте.

Казанда Җиңү бәйрәменә әзерлек эшләре башланды. Шәһәрнең конкуренция сәясәте һәм сатып алулар буенча дирекциясе Җиңү бәйрәмен оештыру, уздыру буенча тендер игълан иткән.

3- 9 апрель көннәрендә Казанда информатика буенча XXVIII Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы була. 4 апрельдә Идел буе спорт һәм туризм академиясенең “Академия” залында ТР Премьер-министры – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында олимпиаданың соңгы этабын ачу тантанасы була.


2
апрель, 2016 ел
шимбә

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.

Казан, кәрәзле телефон салоннары саны буенча, шәһәрләр рейтингында 11 нче урынга урнашкан.

Белгәнебезчә, 2016 ел Россия күләмендә - Кино елы, ә Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Үткән елда парк һәм скверлар күзгә күренеп матурланды, төзекләндерелде, аларга яңа сулыш өрелде. Бигрәк тә Казанның халык яратып йөри торган тын бакчалары күзләрне иркәли, күңелгә ямь бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International