Унбиш елдан фәндә эшләүчеләр калырмы?

2016 елның 2 апреле, шимбә

Белгәнебезчә, 2016 ел Россия күләмендә - Кино елы, ә Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Үткән елда парк һәм скверлар күзгә күренеп матурланды, төзекләндерелде, аларга яңа сулыш өрелде. Бигрәк тә Казанның халык яратып йөри торган тын бакчалары күзләрне иркәли, күңелгә ямь бирә.


Татарстан лидерларының сулыкларга игътибары арту хуҗаларча кайгырту, нәтиҗәле эшчәнлек буларак кабул ителә. Чыннан да, елга-күлләребез, чишмәләребез күптән инде игътибар сорый. Әмма бүгенге вәзгыятьтә игътибарны фәнгә юнәлтү җәмгыятькә тагын да күбрәк файда китерер, чит ил товарына карап утырмас идек. Россиянең икътисады изоляцияләнә. Чит илдән продукция кертү елдан-ел кыенлаша. Санкцияләр һәм импортка алмаш эзләү   вакытында без үз көчләребезне барларга тиеш. Димәк, Фән елын эзлекле рәвештә игълан итәргә вакыт!

Академик Роберт Ильязов - экология өлкәсендә радиацион эзләнүләр буенча халыкара премия лауреаты. Чернобыльдә 20 ел радиолог булып эшләгән. Атом электр станциясендә фидакарьләрчә хезмәте өчен галимнәр арасында бердәнбер “Батырлык ордены” кавалеры ул. Бүгенге көндә дә әлеге авариянең аяныч нәтиҗәләрен бетерүчеләр белән элемтәдә тора. Шунысын да искәртик: быел 26 апрельдә Чернобыль фаҗигасенә 30 ел тула.

Роберт әфәнде - Беларусь Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы радиология институтына нигез салучыларның берсе. Ул 4 фән докторы, 7 кандидат әзерләгән, экология, радиоэкология һәм радиобиология буенча фәнни мәктәпләр булдырган шәхес, Атом энергиясе буенча халыкара агентлык эксперты. Мөхтәрәм галим шулай ук зарарсыз ризыклар җитештерүдә кыенлыклар кичерүче илләргә даими ярдәм итеп тора.

Тумышы белән Роберт әфәнде - Чүпрәле районыннан. Мәскәүдә белем алган. Татарстанга кайткач республиканың көньяк-көнчыгышында - нефть төбәгендә эзләнүләр алып бара.

Биотехнологияләр буенча проектларыбыз хәтта Европада да юк!

- Безнең фән дөньясында шулкадәр күп ачышлар ясала, проектлар әзерләнә. Тик күбесе гамәлгә ашырылмый кала. Россиянең изоляцияләнүе, импортка алмаш, дип сөйлиләр, мин бу сүзне хупламыйм. Хәзер безгә үз технологиябезгә игътибарны арттырырга кирәк. 2017 елны Фән елы дип игълан итү максатка ярашлы булыр иде. Шәхсән үзем «Липосомальные технологии» фәнни җитештерү үзәген җитәклим. Без липосомаль биокаротин - кан тамырларын чистарта торган көчле антиоксидант эшләп чыгарабыз. Мондый әйбер дөньяда да юк. Ул терлекләрнең продукция бирүчәнлеген арттыра, сәламәтлеген ныгыта, иммунитетын көчәйтә. Сөтнең майлылыгын, аксымын күтәрә. Безнең технология онкология авыруларына каршы торучанлыкны да арттыра. Әлеге җәһәттән «Полисол – Омега-3» дигән азык канашмасы киң кулланыла.

Ләкин без җәелеп китә алмыйбыз. Дәүләт башындагылар безне “ишетми”. Үз проектларыбыз белән төрле министрлыкларга барып карыйбыз, ләкин безне тыңларга да теләмиләр. Кайвакыт, министрлар матур кәнәфиләрдә утырып торыр өчен генә куелган ахры, дигән фикер дә килә башка.

Республикабызның мөмкинлекләре бик зур. Татарстан Фәннәр академиясе үзе үк республика потенциалын саклап кала алды. Биотехнологияләр буенча кызыклы проектлар бихисап, андыйлар әлегә хәтта Европада да юк. Түрәләргә, үзебездәге эшне җайга салуга караганда, читтән сатып алу күпкә кулайрак. Терлекләр өчен азык катнашмасын гына алыйк. Бездә аның бер дозасы 21 сум тора, ә чит илдән шундый укны 600гә сатып алалар. Әмма бу система, хикмәти Хода, күпләрне канәгатьләндерә бит! Әлеге азык катнашмасын терлек рационына керткәч, 1-2 атнадан аның сәламәтлеге ныгый, ә унбиш көннән соң продукцияне күбрәк бирә башлый.

Безнең төбәктә йод кытлыгы бар. Калкансыман биз авыруларыннан интегүчеләр бик күп. Ил фәнендә беренче тапкыр без йодның терлек азыгыннан ни рәвешле сөткә чыгуын ачыкладык. Гаҗәеп нәтиҗәләргә ирештек. Ләкин, ни кызганыч, тырышлыгыбыз, ачышыбыз берәүне дә кызыксындырмады.

Фәнгә яшьләр тартыламы?

- Юк. Хәзер яшьләр безнең чордагы кебек түгел инде. Фән белән шөгыльләнүченең акчасы да аз. Аспирантурага да армиядән качу өчен генә киләләр. Яшь кадрлар мәсьәләсе мине һәрдаим борчый. Без чит илгә кадрлар әзерләү белән шөгыльләнәбез бит. Бала туа, мәктәптә укый, югары уку йортына керә, белемен аспирантурада шомарта, ягъни фәндә ачыш ясар дәрәҗәгә җитә дә, чит илгә китеп бара. Читләр өчен кадрлар әзерлибез булып чыга. Фәннәр кандидаты дәҗәсенә ирешкән кеше 13 мең сум акчага илебезгә хезмәт итәргә теләми шул. Тагын ун-биш елдан безнең юнәлештәге фән өлкәсендә эшләүчеләр калмаска да мөмкин...

Татарстан – “кара алтын” төбәге

- Татарстанның нефть чыга торган районнарында экологик хәл бигрәк тә аяныч. “Кара алтын”ны эшкәрткәннән соң һавага бүленеп чыккан калдыкларның зыянын күбрәк авыл халкы күрә. Болыннар агуланган, анда сыерлар утлап йөри... Ә сөтне бөтен кеше эчә, итен ашый дигәндәй, бакчаңда үстергән җиләк-җимеш, яшелчәләр дә зыян күрә. Ә аннары алар, әлбәттә инде, кеше организмына күчә. Дозасы нормадан 2-3 тапкырга артып китә. Бу күренеш төрле онкология авыруларына сәбәпче була. Республикабызның көньяк-көнчыгыш районнарында, чыннан да, яман чир белән авыручылар күбрәк бит. Бу афәтне киметү чараларын күрергә күптән вакыт инде. Хосусый секторларга бер сыер өчен 2 гектар җир, ягъни чиста болын бүлеп бирсәләр, кеше терлегенә юл буйларыннан, ягъни агуланган урыннардан печән җыймас, шунда көтүен йөртмәс иде. Аларның барысын да тикшереп, технологияләрен эшләдек. Тик безне, әйткәнемчә, күрмиләр дә, ишетмиләр дә...

Сулыкларыбыз игътибарга мохтаҗ!  

- Сулыкларга мониторинг ясарга, иң беренче чиратта, завод-фабрикаларның табигатьне пычратуына чик куярга кирәк. Идел елгасыннан тотылган бер генә төр балык та ашарга яраклы түгел! Базарларда рәсми рәвештә Идел балыгын сатарга ярамый. Чөнки ул санитария-гигиена таләпләренә җавап бирми. Иделне томалап, буып кую сәясәте дә дөрес түгел. Елга акмыйча тора, бу аңа зур зыян сала. Шәхсән үзем Идел буенда яшим, ләкин анда беркайчан да коенганым юк. Чулман да шундый ук хәлдә.

Бүгенге көндә Идел чүплек оясын хәтерләтә. Мин - авыл баласы, Зөя буенда үстек, дияргә мөмкин. Шуңадырмы, әйләнә-тирә мохит, табигатьне саклау мәсьәләләре мине бик тә борчый. Без гаять катлаулы чорда яшибез, табигый һәлакәтләр заманы дияр идем мин аны. Һәрвакыт һәр нәрсәгә әзер булырга тиешбез. 30 ел гомеремне техноген фаҗигаләрне булдырмауга, экология торышын яхшыртуга бәйле технологияләр уйлап табуга багышладым. Адәм баласы бүгенге көн белән генә яшәргә тиеш түгел. Безгә киләчәк буын турында да уйларга кирәк. Ә әлегә без аларга хәл ителмәгән проблемалар гына калдырабыз. Бу хакта барыбызга да уйланырга, җитди адымнар ясарга вакыт җитте түгелме? Ләкин әлегә безне ишетүчеләр сирәк шул.


Мөршидә КЫЯМОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International