Чын яз җылысын кайчан көтәргә?

2016 елның 3 апреле, якшәмбе

Кояш һәм  тотрыклы плюс билгесендәге температураларны әле бер атна көтәргә туры киләчәк. Термометрлар күрсәткечләре +10+12 градус дәрәҗәсенә киләсе атнаның ахырына гына күтәреләчәк. 10 апрельдә +12, ә 11 апрельдә +13 градус вәгъдә ителә.

 

Чәршәмбе – 6 апрельгә кадәр яңгыр явуы көтелә, һава температурасы исә көндезен +1 +6 дәрәҗәсендә, ә  төннәрен 0 -1 градус булачак. Төннәрен һәм иртәләрен юлларда бозлавык күзәтеләчәк. Күпчелек районнарда юеш кар һәм яңгырлар явачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International