Казан берничә көнгә информатика буенча көрәш мәйданына әверелә

2016 елның 3 апреле, якшәмбе

3- 9 апрель көннәрендә Казанда информатика буенча XXVIII Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы була. 4 апрельдә Идел буе спорт һәм туризм академиясенең “Академия” залында ТР Премьер-министры – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында олимпиаданың соңгы этабын ачу тантанасы була.

 

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, олимпиадада илнең 52 төбәгеннән 200дән артык укучы – Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы җиңүчеләре һәм призерлары катнашачак. Татарстан Республикасы исеменнән исә Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләреннән информатикадан иң көчлеләрдән 16 укучы катнаша

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International