Казан, кәрәзле телефон салоннары саны буенча, шәһәрләр рейтингында 11 нче урынга урнашкан.
Әлеге урын Россиянең миллионнан артык халкы булган шәһәрләре арасында, кеше башына туры килгән салоннар санын исәпләгәннән соң билгеләнгән. Мәгълүматларны "2ГИС" компаниясе бастырып чыгарган.
Казанда 100 мең кешегә 25,8 кәрәзле телефоннар салоны туры килә икән. Шәһәрдә барлыгы шундый 350 кибет-салон исәпләнелә, ди. Аларның иң күбе Совет районында урнашкан – 82 салон.
Рейтингның беренче баскычында Пермь шәһәре. Анда 100 мең кешегә 39 кибет туры килгән. Икенче урында – Омск (34,9), өченчедә – Новосибирск (33,4). Бу күрсәткеч буенча Мәскәү 13 нче урында гына. Башкалада 100 мең кешегә 22,3 салон гына бар. Шул ук вакытта иң күп кибет-салоннар нәкъ менә Мәскәүдә урнашкан. Барлыгы – 3373 салон.