Җиңү бәйрәмен үткәрү күпмегә төшәр?

2016 елның 3 апреле, якшәмбе

Казанда Җиңү бәйрәменә әзерлек эшләре башланды. Шәһәрнең конкуренция сәясәте һәм сатып алулар буенча дирекциясе Җиңү бәйрәмен оештыру, уздыру буенча тендер игълан иткән.

 

Килешүнең башлангыч бәясе 35 миллион 971 сум. Конкурста җиңүче дип табылган шушы акчаларга Ирек мәйданында, җиңү паркында һәм “Казан Арена” стадионы каршындагы мәйданда 5-6 сәгатьтән дә ким булмаган концерт программасы оештырырга, 7 минутлык салют һәм тагын башка берничә төрле бәйрәм чараларын үткәрергә тиеш була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International